Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:37

Чирмешән районының Иске Кади авылында туып-үскән Фәнис Нуретдинов Польшадагы ярыштан берьюлы дүрт медаль алып кайтты.

Быел 60 яшен тутырган спорт остасы Фәнис Нуретдинов кул көрәштерүдә Русия, Европа һәм дөнья күләмендә алдынгы урыннарны яулаган шәхес. Чирмешән районының Иске Кади авылында туып-үскән Фәнис әфәнде Польшадагы ярыштан берьюлы дүрт медаль алып кайтты.

Хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче Фәнис Нуретдинов ун елга якын кул көрәштерү бәйгеләрендә катнашып килә. Уңышлары да җитәрлек. Шунысын да искәртик, ул мөмкинлекләре чикле булган спортчылар һәм ветеран спортчылар арасындагы халыкара ярышларда катнаша. Бик соңлап кына спортның шушы төре белән шөгыльләнә башлаган, күрер күзгә әлләни пәһлеванга да ошамаган бу кешегә көч-куәт каян килә икән, бу куәткә кайларда чүпрә салынган?

Фәнис Нуретдинов

Фәнис Нуретдинов

“Бала чакта ук кул көрәштереп уйный идек. Аннан башлангыч сыйныфларда укыганда ук урак вакытына килгән машиналарда йөк төяүче, бушатучы булып эшләргә туры килде. Шунда да кулга көч кереп калгандыр. Аннан армиядә аякны сындыргач алты ай буе ике култык тягында сикереп йөрдем. Бу да куәт өстәгәндер. Кул көрәшенә мине инвалид спортчыларның “Идел-Урал” җәмгыяте рәисе Рәкит Әбделманов җәлеп итте дияргә дә була. 2006 елдан башлап, үзебез шикелле кешеләр арасында алты тапкыр Татарстан чемпионы булдым. 2008 елда Мәскәүдә узган халыкара “Алтын куян” бәйгесендә гер күтәрүдә өченче булдым. Бу ярышларда кабаттан да күп мәртәбәләр катнашып инвалидлар һәм ветеран спортчылар арасында кул көрәшендә алдынгы урыннарны алдым. Ветераннар дигәнебез Европаның һәм дөньяның элекке спорт осталары бит.

Аннан соң Болгариядә, Төркиядә, Казакъстанда, Русиядә һәм Польшада булган ярышларда да беренче, икенче, өченче урыннарны яуладым. Польшадагы соңгы ярыштан берьюлы дүрт медаль алып кайттым. Мондый ярышларда 40-50 ил вәкилләре катнаша. Быелның сентябрь аенда Бразилиядә узачак дөнья беренчелегенә барырга җыенам. Дөрес, анда бару өчен 95 мең сум акча табарга кирәк әле. Безгә җиңүләр өчен Русия инвалидлар спорты оешмасы тарафыннан алты мең сумнан ун мең сумга кадәр акчалата бүләк бирелә. 2009 елда Софиядәге җиңү өчен Чаллы хакимияте ун мең сумга сертификат тапшырды. Ә менә ветераннар арасындагы җиңү өчен түләү юк. Юл чыгымнары үзебезнең өстә. Кайвкакыт эшмәкәрләр дә ярдәм итә. Бу мәсьәлә бик авыр һәм кайвакыт бурычка керергә дә туры килә.

Мин булган илләрдә татарлар белән очрашырга туры килмәде. Шулай да Төркиядә Азнакай кешеләре белән таныштым һәм алар турнирга минем өчен җан атарга килде.

Польшада футбол буенча Европа беренчелеге барганда җанатарлар арасында бәрелешләр булды бит. Ә без Польша спортчылары белән дусларча сөйләшеп урамнарда йөрдек. Без җиңүче булсак та якын иттеләр. Җиңү тантаналарында Татарстан аләмен күтәрәсе дә, аның гимнын да ишетәсе киләдер. Ләкин боларны башкарып булмый шул. Шулай да Казан безне бик матур каршы ала. Чит илләрдә чакта татарлыгымны да белдереп куясым килә. Ләкин алган сабаклар ирек бирми. Чөнки күбесе татарның кем икәнен аңлап бетерми. Татар дисәң, муенга бау элгән сыман итеп, асып куйганны ишарәлиләр. Алай да була. Татар-монгол дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Кайберләрендә татардан куркып калу хисләре дә күренә. Мин булган илләрдә татар милләте әлләни билгеле түгел шикелле”, диде безгә Русиянең спорт остасы Фәнис Нуретдинов.

Буш вакытларында Фәнис әфәнде оныгы Иреккә кул көрәштерү серләрен өйрәтә. Шулай ук иҗат белән дә шөгыльләнә. Аның эчтәлекле, мәзәкле, көлкеле әсәрләре татарлар арасында киң таралды. Шушы ярышлар, эшләр белән бергә ул Чаллыдагы Чирмешәннәр якташлыгы җәмгыяте рәисе вазифаларын да башкара.

XS
SM
MD
LG