Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министры урынбасары "Алгарыш" аркасында эштән алынды


Айрат Зиннуров
Айрат Зиннуров
Татарстан студентларын чит илләргә һәм Русиянең абруйлы югары уку йортларына укырга җибәрү өчен махсус оештырылган "Алгарыш" програмы белән бәйле мәгариф министры урынбасары Айрат Зиннуров эшеннән алынды, дип хәбәр итте Казан хокук яклау үзәге. Министрның ике урынбасары Данил Мостафин белән Андрей Поминовка кисәтү ясалган.

Татарстан Хисап пулаты Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының 2008 елдан алып 2011 елга кадәр бу програм белән укырга киткәннәрнең нишләп йөрүләре, укуларын бетереп кайда эшләүләре белән кызыксынып та карамаганнарын ачыклаган иде.

Тикшерү төгәлләнгәндә 311 укучының укыган өчен хисап биреп тормавы билгеле булган. 109 кешенең кайда булганы билгесез.

Татарстанда коррупциягә каршы көрәш комитеты утырышында президент Рөстәм Миңнеханов бу проект өчен җаваплы түрәләрне эштән алырга кушты. Алга таба “Алгарыш” өчен укырга җибәргәндә сайлап алуны һәм бу програм үтәлешен тикшерүне катылату таләбе дә куйды.
XS
SM
MD
LG