Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндәге Муллаш авылы мәчетнең 20 еллыгын бәйрәм итте


Төмән өлкәсенең киң күңелле, кунакчыл, җыр-моңга сәләтле халкы белән танылган Муллаш авылы мәчетенең 20 еллык юбилей тантанасы июнь ахырында өлкә мөселманнарын үзенә җыйды.

1990 еллардагы милли күтәрелеш кайчандыр манаралары аударылган мәчетләргә дә иман нуры иңдерде. Ә себер татарлары Советлар берлеге вакытында да динсез яшәмәгәннәр. Дин иреге рөхсәт ителгәч тә, өлкәдә ерак Согуд Гарәбстаны якларыннан җибәрелгән ярдәм акчасына яңа мәчетләр калкып чыкты. Шуларның берсе 1992 нче елда Төмән районының Муллаш авылында да ачылды. Хәзер өлкәдәге мәчетләр саны йөзгә якынлашып килә. Әле менә Тубылдагы икенче мәчет төзелешенә өлкә хакимияте бюджеттан җиде миллион акча күчгән.

Төркиядә туып-үскән якташабыз Әнвәр Елдырым бер мәчет юбилеенда “Мәчет – җәннәт ишеге”, дигән иде.

Авыл халкына бу изге йорт менә инде ике дистә ел буе иман тарата, җәннәткә юлны тоткарлыксыз үтәргә әзерли. Муллаш бу төбәктә иң аз җинаять кылынган авыллардан санала.

Мәчет кыяфәте белән түгел, анда гыйбадәт кылырга килгән кешеләре белән ямьле, дигән Пәйгамбәребез.

Бүгенге көндә мәчеттә имам вазифасында Биктимер бабай Нурмөхәммәтов, ә аксакаллар шурасы рәисе булып Миңнеган бабай Назметдинов тора.

Халык белән бергә бу истәлекле көнне каршы алырга, аларны тәбрикләргә өлкәбезнең хөрмәтле кешеләре, күрше авыллардан, районнардан чакырылган кунаклар җыелган.

Юбилей тантанасын Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин Коръән сүрәләрен укып башлады.

Чыгыш ясаучылар шундый матур, нык тормышта яшәүче муллашларның шатлыклары белән уртаклашуларын белдереп, иман йортының халык өчен салынуын, аның буш тормавын теләделәр, бүләкләрен тапшырдылар. “Мәчеткә ярдәм итеп бирелгән бер тиен дә гомер буена һәм үлгәч тә синең юлны яктыртып торыр”, диде бер имам.

Моңлы азан тавышы яңгырагач, дин әһелләре өйлә намазына мәчеткә юнәлделәр.
Коръән сүзләре, теләкләр авыл спортзалында тәмле ит шулпасы, милли ашлар тулы табын артында да яңгырады.

Авыл башлыгы Дамир Нәҗметдинов әйтүенчә, соңгы өч елда мәчеттә күзгә күренерлек төзекләндерү эшләре эшләнгән – өлкә хакимияте ярдәме белән тәрәзәләрне алыштырганнар, тирә-ягын матур тимер рәшәткә белән өйләндереп алганнар, җылыту торбалары, яңа газ миче куйганнар. Планда су кертү, җылы бәдрәф булдыру, идәннәрен яңарту кебек эшләр дә бар икән. “Хәлебездән килгәнчә үзебез дә һәрьяклап ярдәм күрсәтеп торабыз. Бу чара да бердәм, тырыш авыл халкы катнашыннан башка мондый оешкан төстә үтә алмас иде. Район, спонсорлар белән бергә аларга да рәхмәт юллыйм”, - Нәҗметдинов.

Юбилей уңаеннан спортзал янындагы мәйданда матур концерт та булды. Муллаш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Пышма моңнары” вокал ансамбле, халык уен коралларында “Карлыгач” балалар ансамбле, Каскара, Акъяр үзешчәннәре, төрле уен коралларын үзенә буйсындырганга оркестр-кеше исемен алган Әбүзәр Миннебаев чыгышлары тамашачыларны чын күңелдән ял иттерделәр.

Мәчетләрен хөрмәтләп тотып, җәмәгать белән җомга намазларына йөргән Муллаш кебек татар авыллары шулай гөрләп яши.
XS
SM
MD
LG