Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:54

Оренбур төбәгенең Александр районында XIII өлкәкүләм урыс фольклор бәйрәмендә районның татар авыллары да катнашты.

Әлеге бәйрәм ел да мәйданын үзгәртеп, төбәкнең төрле районнарында уза. Гадәт буенча, әлеге елны да районның төрле милләтләре катнашып, һәрберсе үз җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтте.

Александр районында өч зур татар авылы бар: Ягъфәр, Тукай, Султакай. Өч мең ярым тирәсе татар халкының күпчелеге әлеге саф татар авылларында яши.

Бу татар авылларына нигез салучылар: Татарстан, Башкортстан, Пенза якларыннан була.

Ягъфәр, Тукай, Султакай авылларының чын татар утарларына охшатып эшләнгән йортлары тирәсендә иртәдән кичкә кадәр гармун тавышы, җыр-моң яңгырап торды. Аларның һәрберсе кечкенә музейны хәтерләтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG