Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:41

Оренбур өлкәсе Беләй районының Алабайтал исемле бердәнбер татар авылы үзенең 260 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Июльнең җидесендә Оренбур өлкәсе Беләй районының Алабайтал исемле бердәнбер татар авылы үзенең 260 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге авыл Оренбур шәһәреннән тугыз елга гына яшьрәк. Алабайталга 1752 елда, иң элек, хәзерге Башкортстан җирләреннән күчеп килүчеләр нигез салып, Җаек елгасындагы чик буйларын саклау өчен казак гаскәрендә хезмәт итә. Соңрак, хәзерге Татарстан татарлары килеп урнаша.

Алабайтал авылы Оренбур каласыннан 110 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан. Пугачев исеме белән бәйле һәр атаманы юк итү өчен барысын да эшләгән Екатерина IIнең генә тырышлыгы юкка булган – хәтер, патшабикә фәрманнарын бар дип тә белмичә, халык күңелендә Җаек булып кала.

Авыл тарихы турында Русиянең төрле чорларында яшәүче татарлар бәйрәм алдыннан гына дөнья күргән “Алабайтал. Тарих битләре” китабында язылган.

Авыл юбилеена алабайталлар алдан әзерләнә башлады - акча җыйды, юлларны төзекләндерде, йортларны карады, чәчәкләр утыртты. Авыл халкын юбилей белән котларга дип Оренбур төбәге губернаторы Юрий Берг та килгән иде.

Бәйрәм Икенче дөнья сугышында һәлак булган 100 авылдашларына куелган һәйкәлгә чәчәк салудан башланды.

Авылның җәйге бәйрәмнәре әлеге мәйданда үтә. Бу юлы кадерле кунакларга түбәтәй белән чәк-чәк булды. Аланчыкта авылның уңганнары: аш осталары, оренбурның шәл бәйләүчеләре кулында йомшак болытларны хәтерләткән шәлләр. Боларны күргәч, челтәр шәлләрне йөзек аша үткәрү теләге - һәрбер кешедә туадыр.

Авыллар өчен үз гербын булдыру - сирәк күренеш. Гербта батырлык һәм тугрылык билгесе - ирекле ат. Авылның исеме иске риваять белән бәйле, елганы кичкәндә ала байтал ат үзе бата, ә хуҗасын коткара. Бу хакта китапта языла. Әлеге китапка мәктәп музее экспонатлары, авылдашларның истәлекләре этәргеч була.

“Бу китапта авылның тарихы: репрессия еллары һәм авылның хәзерге яшәешенә зур урын бирелгән”, дип сөйләде озак еллар дәверендә әлеге мәгълүматларны туплаучы тарихчы Рәйфә Хәсәнова. “Бу эшне үзем генә эшли алмас идем. Балалар, укучыларым нык ярдәм иттеләр”, дип сөйләде китап авторы.

“Кырык ел буе җыйган материалны китап итеп чыгарды. Ул безнең авыл халкы турында. Китапта фоторәсемнәр, авылның кызыклы урыннары турында, чишмә күрсәтелгән, тау тишекләре турында хәтирәләр бар”, диде эшмәкәр Мөхтәр Хәсәнов.

Алабайтал авылы Аллаһка ышанудан башлана. Беренче мәчет XIX гасырның 20нче елларында сафка баса. Бүгенге көндә 1910 елда төзелгән мәчет кенә сакланган. Совет заманында монда мәктәп, балалар бакчасы, спортзал була. Тик бер гасырдан соң гына бу мәчет мөселманнарга кайтарыла. Авылдашлар аны төзекләндерә, манара урнаштыра. “Мәчетле авыл – нурлы авыл дигән сүзләр зур мәгънәгә ия”, дип сөйләде Алабайтал мәктәбе укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова.

Кунаклар бер-бер артлы сәхнәгә менде, һәрберсе котлау өчен аеруча мөһим сүзләр табарга тырышты. Чакырылган кунаклар арасында Казаннан танылган җырчы Филүс Каһиров та бар иде.

Тамаша белән бергә Сабантуй уеннары да урелеп барды, мәйданда иң көчлеләр сынашты.

500 кешесе, мәктәбендә 30 укучысы, дистәдән артык балалар бакчасына йөрүче сабыйлары булган, Җаек буйларының уң ягындагы хәрби чик буйларын саклар өчен оешкан казак гаскәрләрендә хезмәт иткән Алабайтал авылы халкы бүген дә үз татарлыгын саклар өчен күп эшләр башкара.

XS
SM
MD
LG