Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган туенда шартлауда 20 кеше һәлак булды


Әфганстанның төньягында җирле хәрби башлыгы Әхмәт Ханның кызы туенда интихар һөҗүмендә кимендә 20 кеше һәлак булды, 60лап кеше яраланды. Әхмәт Хан үзе һәм берничә рәсми дә һәлак булды.

Шартлау Саманган вилаяте Айбак шәһәрендә булды. Полиция хәбәр итүенчә, интихарчы үзен туй барган бүлмәгә кереп шартлаткан.

Талибан бу һөҗүмгә катнашы булмаганын белдерде. Шартлауны Әхмәт Ханның көндәшләре оештырган булырга мөмкин дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG