Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Һомс вилаятендә үлгәннәр арасында йөкле хатын-кыз бар


Сүриянең Һомс вилаятендә атышларда һәлак булган биш кеше арасында йөкле хатын-кыз һәм ике гыйсьянчы бар, дип хәбәр ителә. Бу хакта хокук яклаучылар белдерде.

Илнең көньягындагы Дәрра вилаятендә хөкүмәт көчләре боралаклар ярдәмендә Хирбәт Газалеһ шәһәренә һөҗүмне дәвам итә. Анда оппозиция көчләре тупланган, дип фаразлана.

Кичә Сүриядә көч куллануда кимендә 118 кеше һәлак булды, аларның 49 - тыныч халык һәм 11 бала. Берничә шәһәрдә хөкүмәт көчләре урам җыеннарында катнашучыларга ут ачты.

БМОның Сүриядәге вәкиле генерал Роберт Муд, Сүрия хакимиятләре халыкара күзәтүчеләрне Трәмсә авылына кертү таләбен санга сукмый, дип белдерде. Бу авылда пәнҗешәмбе көнне 150 кеше үтерелде.

Көнбатыш илләре Әсад режимына каршы кырыс чикләүләр кертүне алга сөрә, Русия моңа каршы чыга.
XS
SM
MD
LG