Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстаннан Кырым шәһәренә ярдәм китте


Татарстан Краснодар өлкәсендә су басуда зыян күргән Кырым шәһәр халкы өчен өченче кәрван ярдәм җибәрде. Казаннан чыккан өч машинада, Әлмәттән һәм Алабугадан киткән берәр машинада ашамлыклар, һигиена кирәк-яраклары бар. Ярдәмне "Татнефть" һәм "Нәфис" ширкәтләре белән бергә Татарстан хөкүмәте җыйды.

Беренче кәрваннар 9 һәм 12 июль көннәрендә юлга чыккан иде.

Башкортстаннан да бүген Кырым шәһәренә бер кәрван ярдәм чыкты. “Янган-Тау” шифаханәсе 21 тонна минераль су җибәргән. “Башспирт” берләшмәсе ярдәмендә ашамлыклар, дарулар, кием-салым җыелган.

Кырым шәһәре су белән тәэмин ителгән, әмма электр уты күп җирдә юк, дип хәбәр ителә.

Рәсми саннарга караганда, 7 июльгә каршы төндә су басуда 171 кеше һәлак булган. Кырым шәһәрен чистарту эшләрендә катнашкан ихтиярыйлар үлгәннәрнең саны берничә мең, дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG