Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия журналистлары "әхлакый зыян" салган өчен җәза кертүгә каршы чыкты


Истанбулда журналистлар хакимияттәге Ак партиянең Конституциягә "әхлакый зыян" салучыларга җәза турындагы маддәне кертү ниятенә ризасызлык белдереп урам җыены уздырды.

Чарада катнашучылар мондый гамәлнең сүз иреген чикләвен һәм хакимиятләргә үзләренә ярамаган журналистларга каршы чаралар күрү юлын ачуын белдерде.

"Журналистның һәр сүзен "әхлакый яктан зыянлы", дип бәяләп була. Хакимиятләр үзләре “зыянлы” дип санаган фильмнарны, рок музыканы, “ярамаган Европа китапларын” тыярга мөмкин”, диде җыенда катнашучыларның берсе.

Элек гамәлдә булган әлеге канун Европа Берлегенә әгъзалык сөйләшүләре башланганда берлек тәкъдиме белән Конституциядән алынган булган. Хәзер канун өлгесе йәнә парламентка тапшырылган.

Бүген пикетта катнашучылар шулай ук "төрек милләтен мыскыллау өчен" җәзаны да гамәлдән чыгарырга чакырды. Бу маддә нигезендә берничә йөз төрек журналисты хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG