Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең көнчыгышында көрдләрне куып таратканда 30лап кеше яраланган


Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Диярбакыр шәһәрендә полиция көрдләрнең урам җыенында катнашучыларны куып таратканда 30лап кеше яраланган. Алар арасында көрдләрнең Тынычлык һәм демократия фиркасе депутаты да бар.

Рөхсәтсез узган урам җыенында катнашучылар гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Көрд эшчеләр партиясе җитәкчесе Аблудда Оҗаланны иреккә чыгаруны таләп итте. Көрдләр Оҗаланны өй сагы астына күчерергә һәм көрдләрне кулга алуны туктатырга чакырды. Аларга яшьләндерү газы һәм су сибелде.

Җыенны уздыру рөхсәт ителмәгән, чөнки аннан алда гына полиция корал саклагычлары тапкан булган. Кисәтүгә карамастан шәһәрнең үзәк мәйданында узган төндә үк халык җыела башлаган. Полициягә ташлар атылган, дип хәбәр итә Төркиянең рәсми мәгълүмат чаралары.

Диярбакырга дистәләгән мең хәрби, танклар һәм хәрби машиналар китерелде. Шәһәрдә сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре ябык.
XS
SM
MD
LG