Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:31

Казанда машина һәлакәтләрендә үлгән кешеләрнең туганнары гадел хөкем таләп итеп урам чарасы үткәрде.

Казанда 3 июльдә Эсперанто урамында автоһәлакәттә вафат булган Игорь Фурштатовны искә алу пикеты узды. Бауман урамына Игорьның тол калган хатыны, туганнары, якын дуслары һәм туганнарын исерек йөртүчеләр таптап үтергән башка кешеләр дә килде.

3 июльдә Игорь Фурштатов машинасына Сергей Руснак бәрелә. Интернетта һәлакәтнең видеосы бар. Ул видеода Руснакның тизлеге ким дигәндә сәгатенә 100 чакрым булырга охшаган. Хәзер исә Сергей Руснак “Тизлегем 60-70 чакрым булган” дип тәкрарлый. Фурштатов - “Nexia”дә, Руснак “Porsche” машинасында барган була. Игорь һәлакәт нәтиҗәсендә вафат була.

Игорьнең тол калган хатыны Анна сүзләренчә, Руснак иң элек аңардан гафу үтенеп, ярдәм итәчәген әйтсә дә, хәзер күрсәтмәләрен үзгәрткән. “Ул “Мин сәгатенә 60-70 чакрым тизлек белән бардым. Кагыйдәләрне бозмадым”, ди. Мин аның сүзләренә ышанмыйм, һәм хөкемнең мөмкин кадәр гадел һәм кырыс булуын телим”, ди Анна.

Бүгенге пикетка туганнарын исерек йөртүчеләр таптап үтергән башка кешеләр дә килде. Марина Смолягинаның бертуган апасы Еленаны 19 яшьлек Артём Точилкин Ирек мәйданында тукталышта басып торган урынында таптап үтерә. “Артёмның наркотиклар тәэсирендә булган килеш руль артына утырырга хакы булмаган! Ул моның өчен иң кырыс җәза алырга тиеш” дип ачынып сөйли Марина. Тик фаҗига апрель азагында булса да, тикшерү эшләре әле һаман төгәлләнмәгән. Марина әйтүенчә, Артёмның гадел хөкем алуында Смолягиннар гаиләсе бик шикләнә. Ул хакта ул Азатлык хәбәрчесенә видео әңгәмәдә бәян итте.

XS
SM
MD
LG