Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илмир Салих: Татарда аек фикер булмаса, хәрәкәт тә булмас


Илмир Салих
Илмир Салих

“Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих 15 июльдә, якшәмбе көнне Тукай һәйкәле янына ялгыз пикетка чыкты. Аның таләбе – ураза аенда хәмер сатуны туктату.

Чаллы яшьләре хәзер генә түгел, инде берничә ел дәвамында ялгыз пикетлар уздыруны гадәткә кертеп килә. Кайберәүләр әйтүенчә, бу чарага, ягъни урамга ялгыз чыгуга аларның урам җыеннары оештыруга көчләре аз булу, оешма яшьләренең саны кечкенә булу мәҗбүр итә. Ни генә булмасын, Илмир Салих Тукай һәйкәле мәйданына чыкты.

“Мондый таләпләр белән чыгуны яшьләр эше, дип саныйм. Хәмер кулланучылар арасында яшьләр күбәеп килә. Укучыларга кадәр сыра күтәреп йөриләр. Ураза алдыннан хәмер сатуны туктату таләбе белән үзем генә чыксам да, мин ялгыз түгел. Бу чарага төрле төбәкләрдән яшьләр дә кушылды, алар да урамга чыкты. Ялгыз чыгуның тагын бер сәбәбе - хакимияткә искәртүне вакытында тапшыра алмадык. Менә мин монда басып торганда шигарьне укыйлар да, афәрин, дөрес эшлисез дип, китеп баралар. Безгә кушылырга чакырсаң я вакыт юк, я картайдык, диләр, мең сәбәп табалар.

Мондый көрәшне 1990 елларда ТИҮ күтәреп чыккан иде, бу яңа әйбер түгел. Бу проблемны хәзер “Азатлык” яшьләре үз өсләренә алырга булды. Икенче ел инде шушы чара оештырыла. Дин әһелләре белән сөйләшеп тормадык. Әгәр 1990 елларда алар татар милли хәрәкәтенә якын торсалар, хәзер дин әһелләре милли проблемнардан читләшәләр. Алар, диндә милләт юк, дигән кызыклы гына гыйбәрәне алга сөрәләр. Бу хакта Коръәндә язылган булса да, Аллаһы Тәгалә безне кавем-кавем итеп яратты һәм анда хикмәт бар. Дин әһелләре милли мәсьәләләрне күтәрмәскә тырышалар.

Бүгенге чарада Тукай һәйкәле юкка гына сайланмады. Бу чараны төрле урыннарда фаразлаган идем, ләкин шушы урынны сайладым. Шушы урын татар мәнфәгатен чагылдырган урын булырга тиеш. Сәяси, милли мәсьәләләрне шушында күтәреп, фикер алышу урыны булсын бу җир.

Шигарьдә урыс аракысы рәсемен махсус ясадык. Алар безне яулап алганнан соң, әкренләп бетерү сәясәте барды һәм анда аракы, хәмер дә кулланылды. Дин көчле вакытта милләт аракыга якын түгел иде. Совет хакимияте килгәч мәчетләр җимерелде, муллалар куылды һәм халыкны күпләп аракыга тарттылар. Татарстанда да бик күп аракы ширкәтләре ачтылар. Кешене аракы белән бәйләү, исертү, аек фикер йөртә алмаслык хәлгә җиткерергә тырыштылар. Аек фикер булмаса, хәрәкәт тә булмас. Әле дә алып барылган шушындый сәясәткә мин каршы һәм менә урамга чыктым”, - диде “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих.

“Азатлык” яшьләре милләт проблемнарын барлап, киләчәктә дә ялгыз пикетларда шуларны күтәрергә исәп тота.
XS
SM
MD
LG