Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:53

Кайбер башка милләт вәкилләре җәйләүдә балаларны дингә өйрәтүгә каршы чыккач быел анда татар балаларын гына җыйдылар.

Былтыр Самар татар милли хәрәкәте җитәкчеләре һәм мөфтият әһелләре өлкәдәге мөселман балалары өчен төбәкнең Кызыл Яр районында урнашкан нарат урманлыгында ял оештырган иде. Табигать кочагында балалар ял да итте, намаз укырга да өйрәнде, ислам таләпләрен дә үзләштергәннәр иде. Ялдан соң йомгаклау җыелышында азәри, казакъ милли оешмаларының юлбашчылары балаларга дин сабаклары бирүгә каршы төште. Быел исә, шул фикерләрне исәпкә алып, җәйләүгә тик татар балаларын гына җыйганнар. Татарлар белән ял итәргә бары биш башкорт һәм ике таҗик баласы ризалык биргән.

Быелгы ялны өлкәнең Кинел–Черкасс авылы янында бик матур инеш буенда оештырганнар. Акрын агымлы Кинел елгасы, сөзәк яр битендә - комлык. Балалар туйганчы су коена. Мөселманча. Кызлар коенып туйгач малайлар төшә суга. Атналык менюларын карадым. Ризыклар төрледән-төрле. Көненә җиде мәртәбә ашаталар. Өстәлдә җиләк–җимеш, яшелчә. Яңа алма сулары. Барлык ризыклар да хәләл.

Җәйләүдә 250 бала ял итә, шуларның 113е татарлар. Уртак спорт ярышларында катнашып алдынгы урыннарны яулыйлар. Татар кызларының яулыктан, озын күлмәктән йөрүләренә нәфрәтле караш юк. Хезмәткәрләр татар төркеменә югары бәя бирә һәм үзләренең тәртипле булулары белән аерылып торалар диләр.

Спорт залында биш вакыт намаз укуга лагерь мөдире хөрмәт белән карый һәм мөселманча яшәүләренә соклану белдерә.

Һәр көнне татар теле дәресләре, һәр көнне ислам дине дәресләре. Кызлар һәм малайлар төркемнәрендә инде Коръәни Кәримне укый ала торганнары бар. Һәр дүрт намазда 113 бала спорт залында намазлыкта.

Иртәнге намаз турында тәрбияче, “Яктылык” мәктәбе мөдиренең тәрбия өчен җаваплы урынбасары, Самар мөфтиятенең җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыручысы, мәгънәви яктан мөфтиятнең идеологы Радик Газизов фикере: “Без балаларны иртәнге намазга уятмыйбыз. Үзләре теләгәннәр уяткыч куеп үзләре тора һәм тәрбиячеләр белән намаз укый. Дин сабакларына да мәҗбүриләү юк. Татар теле дәресләренә барлык балалар да йөри. Гаиләдә төпле тәрбия алган балалар белән эшләү җиңел. Гореф-гадәтләребез сакланмаган гаиләләрдә проблемнар күп. Педагогик белемле, тәҗрибәле укытучыларыбыз аптырап калмыйлар. Гөлфия Глушкова, Галия Тупасова, Гөлфия Ходова, Рәхимә Хайрова үз һөнәрләренең осталары. Мәдрәсә шәкертләребез зур хезмәт куялар. Сәйфетдин хәзрәт балаларны тыңлата да белә, тирән белем дә сеңдерә үзләренә.”

Җәйләүдә татар теле бәйгесе дә узды. Сорауларның төрледән-төрлесе яңгырады. Балалар активлык күрсәттеләр. Йорт хайваннары темасына кроссворд чиштеләр. Татар теленнән урысчага тәрҗемә иттеләр, капма – каршы мәгънәле сүзләр таптылар, табышмакларны чиштеләр, бик күпләр шигырь сөйләп бүләкләргә лаек булдылар.

Аслан Харун, Дамир Бадамшин, Айдар Марадуллин, Илдар Нуриев, Зөлфәт Хайров, Сабир Галимуллин, Наилә Газизова, Аслан Нуран, Регина Тупасова, Таңсылу Сиразиева, Әдилә Насыйрова, Асия Садриева ун турда катнашып калкыган балалар. Шуларның алтысы аеруча осталыкка ия иделәр. Балаларга күпләп бүләкләр тапшырылды. Барлык чыгымнарны үз өстенә “Болгар фонды” мөдире Мулланур углы Гомәр Батыршин алды.

Бәйгене түгәрәкләп залдагы балалар күмәк җырлар башкардылар. Атаклы “Әпипә”дән башлап заман ритмнарына кадәр.

“Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел” шигаре исеме белән узган бәйгедән балалар ялкау гына таралыштылар. Бүләккә лаек булганнар бүләкләрен карасалар, калганнары бераз көнләшеп карап тордылар. Ләкин дә барчасының йөзендә дә куаныч вә шатлык иде.

Кинел-Черкасс авылына кергәндә күзгә таш мәчет манарасы ташлана. Курчактай бина. Тирә юнендә берсеннән-берсе матур таш пулатлар. Бу атаклы Ходовлар ыруы йортлары. Үз акчаларына урыс авылын бизәп таш мәчет салып куйганнар. Җәйләүдәге татар балалары шул мәчеткә җомга намазына йөргәннәр. Ходовларның өлкән туганы Дамир татар балаларына ярдәмен күрсәтеп тора. ”Ходовларның мөселманнарга күрсәткән игелекләрен санап бетергесез. Яшәүләре чын татарча. Гореф-гадәтләребезне саклап, динебез исламга таянып эш алып баралар. Алар милләтебезнең горурлыгы һәм башкаларга үрнәк булып көн күрә. Шундый шәхесләр булганда татарга хезмәт итү теләге сүнми”, ди Радик Газизов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG