Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда миграция хезмәткәрләре җитешми


Мәскәүдә җыелган һуманитар ярдәм
Мәскәүдә җыелган һуманитар ярдәм
Русия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков федераль миграция хезмәтеннән өстәмә хезмәткәрләр төркеме җибәрүне сорады. Чөнки даими теркәлмәүчеләргә документлар эшләргә кешеләр җитешми. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы андыйлар Кырымда яшәүчеләрнең 30 процентын тәшкил итә дип белдерә.

Бүген үткән видеокиңәшмә вакытында Пучков Кырымга бүтән һуманитар ярдәм җибәрмәскә кушты. Келәтләрнең тулган булуын, юлда тагын берничә кәрван килүен дә әйтте ул. Пучков су басуда зыян күргәннәрнең барлык кирәк-яраклар белән дә тәэмин ителүен әйтә.

Кичә Кырымдагы волонтерлар төркеменең координаторы Алена Попова радиобызга зарарсызландыручы матдәләр, урын-җир, төзелеш кирәк-яраклары һәм төзелеш кораллары җитешмәүне әйткән иде.
XS
SM
MD
LG