Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитскийның әнисе Федерация шурасыннан аңлатма таләп итә


Наталья Магнитская (с)
Наталья Магнитская (с)
Сергей Магнитскийның әнисе Федерация шурасындагы дүрт әгъзаның Вашингтонда булып АКШ сенаторларына улының салым түләмәүдә гаепле булуын ышандырырга тырышуларына бәя бирүне таләп итә.

Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенкога язган хатта Наталья Магнитская бу дүрт кешегә тикшерү үткәрергә кем кушканлыгын һәм АКШка нинди акчага барып кайтулары турында үзенә хәбәр итүен үтенә.

Вашингтонда Русия канун чыгаручылары американ конгрессменнарын “Магнитский акты” дип аталган канун өлгесен кабул итмәскә ышандырырга тырышты. Бу канун өлгесе 2009 елда Hermitage Capital юристының Мәскәүдәге тикшерү барганда ябып тору урынында үлеменә гаепле түрәләргә виза һәм финанс чикләүләре кертүне карый.
XS
SM
MD
LG