Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Әхмәтхан Солтан сурәте мыскылланган


Кырым башкаласы Акмәчеттә ике мәртәбә Советлар берлеге каһарманы булган Әхмәтхан Солтан мәйданында Әхмәтхан Солтан сурәте вәхшиләрчә мыскылланган.

Билгесез кешеләр йорт диварына эленгән мәшһүр очучы сурәтендә аның йөзенә буяу белән фашистлар тамгасы – свастика ясаган.

1920-1971 елларда яшәгән Әхмәтхан Солтан Икенче дөнья сугышында 603 сугыш очышы ясап шәхсән үзе 30 дошман очкычын, төркем белән берлектә 19 очкычны бәреп төшерә.

Сугыштан соң ул очкычлар сынаучы булып эшли һәм МиГ-15, МиГ-17, МиГ-19 кебек беренче реактив хәрби очкычларны һәм барлыгы шундый төрдәге бер йөзләп очкычны сыный.

Әхмәтхан Солтан 1971 елда сынау очышы вакытында һәлак була.
XS
SM
MD
LG