Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:05

Башкортстан татар конгрессы салым инспекциясе таләбе белән ябылган. Татарлар исемне бераз үзгәртеп яңа конгресс төзи.

Башкортстан татар конгрессы салым инспекциясе таләбе буенча ябылган икән. Бу турыда конгресс җитәкчелегенә ике атна элек кенә мәгълүм булган.

12 июльдә, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, комитет әгъзаларын җыеп шушы көтелмәгән яңалыкны белдерде. Аның әйтүенчә, ике елдан артык салым инспекциясенә хисап кәгазьләре тапшырылмаган. Нәтиҗәдә, диде ул, салым инспекциясе мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән һәм мәхкәмә карары белән татар конгрессы ябылган.

Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, конгрессның офис бүлмәләренә түләнмәгән аренда хакы да 100 мең сумнан артып киткән. Шуңа күрә, ди Заһир әфәнде, хәтта ничек итеп булса да ябылган конгрессны яңадан эшләтә башларга маташсак та, ул маташу гына булыр иде. Чөнки, әлеге бурычны түләми торып, конгресс кассасына бер тиен дә кертеп булмый. Дөресрәге – кергән бер акчаны бурычны каплар өчен алып торачаклар.

Заһир Хәкимов

Заһир Хәкимов

Башкарма комитет утырышы башында, Заһир әфәнде, шулай ук, моңа хәтле ике ел буена конгрессның башкарма комитетын җитәкләгән профессор Мәҗит Хуҗинга каты гына сораулар бирде: “Ни өчен конгресс гыйнвар аенда ук ябылган булса да, берәүгә дә бу турыда әйтмәдегез? Ни өчен хәлне конгрессны ябуга хәтле илтеп җиткердегез? Конгресска Татарстан җитәкчелеге бүләк иткән микроавтобус кайда?” һ.б.

Мәҗит Хуҗин, үз чиратында, конгрессның ябылуы турында яңа гына, Заһир Хәкимов авызыннан гына ишеттем, диде. Мин, диде ул, вазифаларымны намус белән башкардым, минем конгресс ябылуда бер гаебем дә юк.

Башкортстан Республикасы татарлары берләшмәсе җитәкчесе, бизнесмен Рамил Бигнов әйтүенчә, конгресс җитәкчелегенең бу хәлләр турында хәбәрдар булмавының төп сәбәбе булып рәсми хатларның конгрессның иске адресына килүе тора. Әлбәттә, диде Рамил әфәнде, мәхкәмә утырышына безне тиешенчә чакырмаганнар икән, аның карарын көченнән чыгару өстендә эшләргә була. Әгәр инде шуны кирәк дип тапсак.

Әмма, башкарма комитет әгъзаларының күпчелеге, бу оешманың баш очында 100 мең сумлык бурыч балтасы эленеп торганга күрә, икенче юлны хуп күрделәр: оешманың исемен бераз гына үзгәртеп, яңа конгрессны төзергә. Һәм шушы утырышта ук бу мәсьәләне хәл итеп тә ыргыттылар.

Мәҗит Хуҗин

Мәҗит Хуҗин

Бертавыштан яңа оешма төзелде, аның җитәкче органнары сайланды. Әгәр, ябылган конгресс “Башкортстан татарлары конгрессы” дип аталган булса, яңасы “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” булачак. Яңа җитәкчелек алдында ике бурыч тора: яңа оешманы рәсми теркәтү һәм шуннан соң аның корылтаен җыю.

Әйткәндәй, 1997 елда, Башкортстанның рәсми җитәкчелеге тарафыннан оештырылган Башкортстан татарлары конгрессының язмышы үтә катлаулы һәм шактый мәгънәсез булды. Аның II корылтае да адәм рәтле үткәрелмәде. 2002 елның августында аның “беренче этабы” үтте һәм шуннан соң, бер ел диярлек вакыт үткәннән соң, 2003 елның 5 июлендә, Башкортстан президенты сайлавы алдыннан, “икенче этабы” үткәрелде.

Бу сайлауда, татар конгрессы Мортаза Рәхимов файдасына эшләүдән баш тарткач, аның хакимиятләргә кирәге калмады. Шуннан соң, 2005 елда, хакимиятләр катнашлыгыннан башка, Конгрессның III корылтае үткәрелеп, аның җитәкчесе итеп профессор Рушан Галләмов сайланды.

Башкорт түрәләре аны эшеннән куу белән яный башлагач, рәислек вазифасы профессор Тимергази Галиевка йөкләтелде. Бераздан аңа карата да репрессив чаралар кулланыла башлагач, ул рәислек эшеннән читләште һәм конгрессны профессор Мәҗит Хуҗин җитәкләде. Ә өч ай элек конгресс дилбегәсе Заһир Хәкимовка тоттырылган иде.

Әлеге конгрессның җимерелүенә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты башлыгы Ринат Закиров та үз өлешен кертте. Беренчедән, Башкортстан татар конгрессыннан Башкортстан президенты Рәхимов йөз чөергәч, Ринат Закиров та элемтәләрне өзде. Алай гына да түгел, ул Уфага килеп, Мортаза Рәхимов белән очрашып, Башкортстанда икенче, Рәхимов яклы татар конгрессы төзү идеясен күтәреп чыкты. Анысы килеп чыкмады, әмма “искесе” ябылды. Монысы килеп чыкты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG