Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:42

Казан федераль университетында татар теле һәм әдәбияты башка белгечлек белән кушылып укытыла башлый. Татар журналистикасына читтән торып укуга студентлар кабул ителми.

Университет мәктәпне тәмамлаучыларны һәм югары белем алырга теләге булганнарны үзгәрешләр белән каршы ала. Журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин сүзләренчә, һуманитар белгечлекләргә бюджет урыннары шактый киметелгән. Казан университеты җитәкчелеге Русиянең яңа фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливановның әйткән сүзләрен үзенчә тормышка ашыра башлаган.

– Васил әфәнде, татар журналистикасына түләүсез укуга быел ун урын сораганыгызны белдергән идегез. Күпме бирделәр?

– Безнең татар журналистикасына тугыз бюджет урыны бирелде. Бәйге бар, хәзер безгә утыздан артык гариза керде. Исем, фамилияләрен карап утырдым, араларында газет һәм журналлар аша таныш булганнар күп. Ике имтиханнан 160-164 бик югары баллар белән килгән җиде-сигез бала бар.

Васил Гарифуллин

Васил Гарифуллин

Алар 19 июльдә иҗади имтихан бирәчәк. Анда аларның татар әдәбиятен, грамматиканы белүләрен, иҗади сәләтләрен дә тикшерәчәкбез. Шушы өч имтихан нәтиҗәсе белән август башында иң яхшылары түләүсез тугыз урыннарга кабул ителәчәк.

Көндезге бүлектә түләүсез укуга без ун урын сораган идек, тугызга калды. Бездә генә түгел, һуманитар белгечлекләрне шактый киметтеләр. Бездә түзәрлек әле ул, алай ук түгел. Политология, юридик белем, икътисадчыларның бюджет урыннарының өчтән беренә кадәр кыскарттылар.

– Татар журналистикасына читтән торып укуга түләүсез урыннар булдымы?

– Быел без татар журналистикасына читтән торып укуга студентлар кабул итмибез. Бу Русия мәгариф системы белән бара торган әйбер хәзер сәясәткә әйләнеп китте инде дияргә була. Яңа министрның әйткән сүзләренә күп кенә уку йортлары шунда ук керешеп тә китте. Безнең уку йортында быел читтән торып уку алдан игълан ителгән булса гына алалар. Без алдан игълан итмәгән идек, шуңа күрә безнең филиаллар гына кабул итәчәк. Албуга филиалы һәм Чаллы филиалы журналистика белгечлегенә читтән торып укуга алачак. Бездә Казанда бары тик көндезге бүлек кенә кала.

– Башка курсларда читтән торып татар журналистикасын өйрәнүчеләр күпмеләп соң?

– Безнең хәзер татар журналистикасында читтән торып укучылар саны төрле курста төрлечә. Быел утызлап укучы чыгардык. Ул утыз кабул ителмәгән иде, төрле елларда кайсы бала табып, кайсы эше белән бер ел килә алмыйча калганнар бергә җыелып шулай булды ул.

Төрле редакцияләрдә эшләүчеләр өчен читтән торып уку бүлеге начар әйбер түгел иде. Кызганыч, соңгы елларда читтән торып уку бүлегенә журналистика белән бернинди элемтәсе булмаган, редакцияләрдә эшләмәүчеләр, урта мәктәпне тәмамлап килүчеләр дә бар иде. Гадәттә болай уку нәтиҗәле түгел дип саныйм мин.

Абитуриентлар җәлеп итү беренчел...

Казан университеты элекке елларда татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү, бу өлкәдә белгечләр әзерләүдә билгеле уку йорты иде. Татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алып һуманитар тармакта гына түгел, ә башка өлкәләрдә дә үзләрен танытканнар да бар. Быелдан башлап татар теле һәм әдәбиятына башка белгечлек тә кушылып укыта башланачак. Казан федераль университетындагы филология һәм сәнгать институтының татар бүлеге җитәкчесе Флера Сәйфуллина сүзләренчә, абитуриентларны җәлеп итәр өчен алар әнә шундый адымга барырга мәҗбүр булган.

– Әле мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары тәмамланганчы ук классик татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә бюджеттан 25 урын сораячагыгызны әйткән идегез. Бу урыннар булдымы?

– Үзгәрешләр белән булды. Ватан филологиясе, татар теле һәм әдәбияты төркеменә, ягъни классик филологиягә үзенә генә булмады. Безгә аңа 25 урын бирделәр, аның 11е татар теле, әдәбияты һәм гарәп теле, монда ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәннән өйрәнү дә карала. Тагын 14 урын татар теле, әдәбияты һәм мәгълүмати технологияләргә бирелде. Бу 25 урынлы бер төркем булачак.

– Алга таба татар теле һәм әдәбияты белгечлеге үзе генә булмаячак мени?

– Үзе генә булмаячак, бер ягында гарәп теле, ә икенче төркемдә мәгълүмати технологияләр булачак. Алга таба белгечлек "татар теле, әдәбияты һәм..." дип барачак. Менә шулай үзгәрде ул. Документлар кабул итү алдыннан гына әнә шундый үзгәрешләр булды.

– Кем теләге белән үзгәрде соң?

– Укырга керергә теләүчеләр өчен татар теле һәм әдәбияты күңеллерәк бит. Эшкә урнашу якларын да исәпкә алып шулай эшләнде. Мәгълүмати технологияләр дә көн кадагында, узган ел моңа аерым кафедра ачылган иде. Ул филологиядә мәгълүмати технологияләр дип атала. Кафедрасы бар, ә студентлар булмаса күңелле булмый бит. Гарәп проектына да үзенә генә тулы бер төркем җыеп булмас иде. Хәзер яңа таләпләр белән төркемдә 25 кеше булырга тиеш. Шуңа күрә, алай да, болай да уйлап, җитәкчелек белән уйлашып үзебез әнә шундыйрак нәтиҗәгә килдек. Өстән саннар бирелеп, менә шулай җыясыз дип кенә төшмәде ул. Абитуриентларны ничек җәлеп итеп булыр дип уйлана торгач, әнә шулай килеп чыкты.

Флера Сәйфуллина

Флера Сәйфуллина

Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле төркеменә бюджеттан 25 урын бирделәр. Хәзер 50гә якын кеше моңа керергә теләп документларының төп нөсхәләрен тапшырды. Татар теленә һәм әдәбиятына тагын бер нәрсә булса гына балаларны җәлеп итә. Шуларның бөтенесен уйлап, балаларга киләчәктә нинди диплом бирәчәгебезне, хәзер нәрсә белән кызыксындыра алуыбызны исәпкә алып эшләнгән эш булды ул.

Татар теле һәм инглиз теле педагогик белем бирү юнәлеше ул. Ул элеккеге педуниверситет юнәлеше. Педагогик белем бирүгә ике төркем җыела. Беренчесе татар теле һәм әдәбияты инглиз теле белән булды. Аннары татар теле һәм әдәбияты һәм мәктәпкәчә белем бирү дигән төркем бар. Аңа да 25 бюджет урыны бирелде.

– Гомумән бюджет урыннарын бирүне, белгечлекләргә үзгәрешләр кертүне кем хәл итә, университетмы, әллә Мәскәүме?

– Университетка Мәскәүдән гомуми урыннар килә, аннары университет җитәкчелеге мондагы институтларга һәм факультетларга бүлә дип беләм мин. Татар теле һәм әдәбияты шуңа тагын бер өстәмә белгечлекне дә кушып безгә көндезге бүлеккә 75 бюджет урыны бирелде. 19 түләүсез урын читтән торып укуга бирелде. Читтән торып укуның шарты бар – керергә теләүчеләр татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә көллият бетергән булырга тиеш.

– Татар теле һәм әдәбиятын гына тирәннән өйрәнү элегрәк фәнни юнәлешне дә үзенә ала иде. Гарәп телен дә өйрәнеп, мәгълүмати технологияләрне дә өйрәнеп татар теленә башкача күзлектән карау өчен шулай эшләндеме бу?

–Абитуриентларның игътибарын җәлеп итү өчен шулай эшләнде ул. Өстәмә белгечлек булгач, бетергәч эшкә урнашу мөмкинлекләре дә күз алдында тотылды. Быелга әнә шулай эшләнде. Киләсе елга бәлки икенчерәк юнәлештә эшләргә туры килер.

– Димәк, әле бу үзгәрергә мөмкинме?

– Үзгәрергә мөмкин. Былтыр гарәп теле педагогик белем бирү юнәлешендә иде. Былтыр педагогик белем бирүдә дә чиста татар теле һәм әдәбияты төркеме бар иде. Инглиз белән бергә булганы да бар иде. Киләсе елга тагын да үзгәрешләр булачак. Безнең әле татар телен хокук белеме белән ачу да планыбызда бар. Быел ук ачарга теләгән идек, бюджет урыннар чикләнгәнгә тормышка ашырып булмады.

Удмуртиядә дәүләт теленә башка караш

Күршеләргә күз салсак, Удмурт дәүләт университетының удмурт филологиясе деканы Любовь Федорова үзләрендә республикадагы дәүләт телен үзләштерү белгечлегенә урыннарның киметелмәвен әйтә.

Любовь Петрова

Любовь Петрова

Удмурт теле һәм әдәбияты белгечлегенә 32 бюджет урыны бирелгән. Аннан да кала читтән торып укуга түләүсез җиде урын биргәннәр. Узган ел биш кенә булган. Магистратурага ун урын алганнар алар. Федорова сүзләренчә, университет җитәкчелеге дәүләт теленә аерым игътибар кирәклеген аңлый.

Быел да удмурт теле һәм әдәбияты белгечлегенә укырга керергә теләүчеләр бер урынга ике кеше булыр дип торалар. Бүгенгә бер урынга 1,8 гариза бирелгән. Федорова бер урынга биш-алты кеше булуга караганда, ике кеше булуны хуп күрә. “Элек бәйге зур булганда удмурт телен һәм әдәбиятын бик үк яхшы белмәгәннәр дә бәлки анда үтәрмен дип гаризаларын тапшыра иде, хәзер алай түгел, удмурт телен һәм әдәбиятын бик яхшы белеп, аны өйрәнергә теләүчеләр генә килә безгә”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG