Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федотов "чит ил агентлары" турындагы канунны расламаска чакыра


Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары Шурасы башлыгы Михаил Федотов Федерация Шурасы җитәкчесе Валентина Матвиенкога иҗтимагый оешмаларга кагылышлы берничә канунны расламаска сорап, хат юллады.

Сүз чит илдән акчалата ярдәм алган хөкүмәттән тыш оешмаларны "чит ил агентлары" дип атаучы канун өлгесе, яла ягу һәм интернет сәхифәләрнең "кара исемлеге" турындагы канун өлгеләре турында бара. Русия парламентының югары пулаты аны чәршәмбе карарга тиеш.

Әлеге хатында Федотов бу кануннар Кеше хокуклары шурасының гына түгел, Русия Җәмәгать пулаты, БМО һәм башка халыкара оешмалар тарафыннан тискәре бәя алды, дип яза. Аның фикеренчә, әлеге канун өлгеләре ашыгып кабул ителгән. Документлар ачык рәвештә 60 көн буе тикшерелергә тиеш, ди Федотов.

Урам җыеннарын оештырганда канун бозулар өчен җәзаларны кырыслату кануны каралганда Федотов федерация Шурасы җитәкчесенә язган иде инде. Ул вакытта Валентина Матвиенко хатларны алмадым, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG