Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә качаклар лагерендә су җитмәгәнгә бәрелешләр булды


Төркиянең Һатай вилаятендәге качаклар лагере
Төркиянең Һатай вилаятендәге качаклар лагере
Төркиянең көньяк-көнчыгышында Сүрия качаклары урнашкан лагерьдә булган бәрелешләрдә дүрт качак һәм полициянең дүрт хезмәткәре яраланды.

Тарткалаш эчәр су җитмәүдән башланган. Лагерьгә килгән полицияне 500ләп качак уратып алып аларга ташлар аткан, су таләп иткән, чүп мичкәләренә ут төрткән, чатырларны әйләндереп аударган.

Төбәктә эсселекнең 50 дәрәҗәгә җитүе сәбәпле халыкка су җитми башлаган. Лагерь идарәсе суны үлчәп бирергә кушкан. Су алыр өчен чиратлар төне буе торган, күпләр чиратка балаларын да алып килгән.

Төркиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, лагерьдә өстәмә иминлек чаралары күрелгән.

Бүгенге көндә Сүрия белән чиктәш өч вилаятьтә алты чатырлар лагере урнаштырылган. Аларда Сүриядән 38 меңләп качак яши.
XS
SM
MD
LG