Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сүриядә тыныч халыкка каршы химик корал кулланылган булуы мөмкин"


Президент Башар Әсад режимыннан качкан илнең Гыйрактагы элекке илчесе Нәвәф Фарес, Һомс вилаятендә тыныч халыкка каршы химик корал кулланылган булуы мөмкин, дип белдерде.

Элекке илче шулай ук Әсад кешеләренең Сүриядә террор һөҗүмнәрен оештыруда Әл-Каидә белән хезмәттәшлек итүенә дәлилләр бар, диде.

Фаресның Сүрия хөкүмәтендә алып торган вазифалары аның бу сүзләре ышанычлы була ала, дигән фараз бар. Элекке илче хакимияттәге Баат партиясендә югары дәрәҗәдә эшләде, шулай ук Сүриянең иминлек көчләрендә югары вазифаларда булды, элекке елларда Сүриянең берничә вилаяте башлыгы булып торды.

2008 елдан алып ул Әсадның Багдадтагы илчесе булды.

Узган атнада Фарес режимга каршы чыгып үз эшен туктатуын белдерде. “Әсад режимы үлде, халык өчен ул берни дә эшләмиячәк”, диде Фарес.

Сүрия низагын чишу өчен махсус билгеләнгән илче Кофи Аннан бүген Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин белән очраша.

Кичә Аннан тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты.
XS
SM
MD
LG