Accessibility links

Русиядә төбәк башлыкларының эшенә бәя бирү системы булдырылды


Бүген Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, төбәкләрдә кәгазьдәге хисаплар белән халыкның кәефе арасындагы зур аерманы бетерергә чакырды.

Бүгенге утырышта тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү һәм халыкның яшәү дәрәҗәсен үстерү юллары тикшерелә.

Шура утырышы эшендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Путин хөкүмәтнең төбәк башлыкларының эшенә бәя бирү системын әзерләгәнен белдерде. Анда губернаторларның эше төрле яклап тикшереләчәк. Инвестиция җәлеп итүгә аеруча зур уңышка ирешүче төбәкләргә грантлар да зуррак итеп бүленәчәк, диде Путин. Шулай ук президент төбәкләргә үзара көндәшлек итәр өчен систем булдырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG