Accessibility links

БМО идарәсе ВИЧка каршы даруның АКШта сатуга чыгуын хуплады


БМОның ВИЧка каршы көрәш идарәсе АКШ рәсмиләренең бу вируска каршы даруны сатуга чыгарырга рөхсәт итү карарын хуплады.

UNAIDS оешмасы Трувада исемле дару җенси мөнәсәбәткә кергәндә бу чирне йоктырмау мөмкинлеген бирә, дип хәбәр итте. 2004 елдан әлегә кадәр бу дару АКШта ВИЧ чире белән авыручыларга гына бирелә иде.

АКШның азык-төлек һәм дару идарәсе Трувада даруын киң сәүдәгә чыгару рөхсәтен бирде. Бу карар аның чыннан да нәтиҗәле булуы тикшерелгәннән соң кабул ителде, диелгән АКШ идарәсе белдерүендә.
XS
SM
MD
LG