Accessibility links

Русиядә Ураза гаете көнендә ислам телевидениесе эшли башлаячак


Русиядә Рамазан бәйрәмендә, 19 августта яңа ислам телевидение каналы эшли башлый. Бу хакта Евразия телевидение һәм радио академиясе вице-президенты, яңа каналның баш мөхаррире Рөстәм Арифҗанов хәбәр итте.

«Аль-РТВ» каналы мөселман оешмалары җитәкчеләре нияте һәм федераль хакимият ярдәме белән ачыла. Аның төп максаты – ислам кыйммәтләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, ислам диненең тынычлык, үзара хөрмәт һәм аңлашу дине булганын күрсәтү, диелде каналның Иҗтимагый шурасының беренче утырышында.

Мөселманнар өчен һәм мөселманнар турында булачак бу яңа каналның эше турында барлык карарларны Иҗтимагый шура кабул итәчәк.
XS
SM
MD
LG