Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литваның татар яшьләре корылтай үткәрде


Корылтайга килгән яшьләр
Корылтайга килгән яшьләр

14-15 июльдә үткән Литва татар яшьләре корылтаенда төрле шәһәрләрдән егерме иң актив татар егете һәм кызы катнашты.

Яшьләр үзләренең бу чараларын “теләк корылтае” дип атады. Күңелләрендә булган татарлыкны саклау теләкләрен тормышка ашыру өчен ниләр эшләргә була дигән темага сөйләштеләр алар. Шуңа күрә бу чара вакытында үткән семинар, тренингларның темасы да “Лидерның мөмкинлекләре” дип аталган иде. Анда бер-берсе белән якыннан танышу, үзләрендә булган әйдаман сыйфатларын барлап аларны үстерү юллары барланды.

Литваның “Дуслык” исемле яшьләр оешмасы рәисе Мария Мейшутович сүзләренчә, бу очрашу яшьләрне илһамландырган һәм барсында да мөкәммәлрәк булу теләге туган. Икенче көнне имам Рамазан Криницкий, “Илсу” ансамбле җитәкчесе Әлмира Тракшелене һәм Литва татарлары җәмгыятьләре берлеге рәисе Адас Якубаускас та яшьләр белән очрашуга килгән. Үзләрен кызыксындырган иң күп сорауларны имамга биргәннәр алар.

Тракай шәһәре
Тракай шәһәре
Якубаускас Литва татарлары тарихы турында сөйләгән һәм “Тарихта, мәдәниятта Литва татарлары” китабының икенче басмасы белән таныштырган. Яшьләрнең бу корылтаен үткәрергә кирәклеген дә иң беренчеләрдән булып узган ел ук Якубаускас әйткән була. “Илсу” ансамбле җитәкчесе Тракшелене халык иҗатына багышланган дәрес үткәргән. Бу чара вакытында яшьләр Тукайның “Туган тел” җырын өйрәнгәннәр. Мейшутович: “Алар бу җырны башкарганда күзләрендә бөтен татар халкы өчен горурлык чаткылары уйнады”, дип белдерә.

Алитус, Вильнюс, Висагинас, Каунас, Клайпеда һәм башка илдән, Украинаның Акъяр шәһәреннән килгән яшьләрнең бу чарасы 14-15 июль көннәрендә Тракай шәһәрендә үтте. Мейшутович IslamNewsка бу шәһәрнең татарлар өчен үзгә тарихлы булуын әйтә. “Бөек кнәз Витаутас татарларны Тракайга чакырган була. Витаутас заманнарында монда иң зур татар мәхәлләсе, хәтта мәчет тә була”, ди Мейшутович.

Витаутас шәһәре янындагы иң матур күл дә “Татар күле” дип атала. Монда икенче ел рәттән инде Сабантуй бәйрәме үткәрелә.

Ил башкаласы Вильнюстан 28 чакрым ераклыктагы Тракай шәһәрендә хәзер җиде меңләп кеше яши. Күпчелеге литвалар, алар 60 процент тәшкил итә. Аннан кала поляклар, урыслар, беларуслар һәм караимнар бар. Татар эзләрен монда урман һәм күлләрнең исемнәре генә саклап калган, шулай ук “Кырык татар” дигән авыл да бар.

XVI гасыр ахырында Витаутас кнәз Кырымнан берничә дистә йөз татар һәм караим гаиләләрен Тракайга күчереп утырткан була. Тракайда алар кнәзнең шәхси сакчылары булып хезмәт итә һәм утраудагы Кирмәнгә алып баручы күперне дә саклыйлар.
XS
SM
MD
LG