Accessibility links

Узган төндә Сүриядән Төркиягә 1280 качак килде


Узган төндә Сүриядәге көч кулланудан качып Төркиягә 1280 кеше килде, алар арасында Сүрия армиясе офицерлары һәм бер генерал бар, дип хәбәр ителә. Төркиягә качкан генераллар саны 18 булды.

Бүгенге көндә Сүрия белән чиктәш өч вилаятьтә алты чатырлар лагере урнаштырылган. Аларда Сүриядән 38 меңләп качак яши.
XS
SM
MD
LG