Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:43

Якшәмбе кичендә шушы оешманың Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих Тукай һәйкәле кырына пикетка чыккан иде. Дүшәмбе кичендә яшьләр тагын дүрт урында ялгыз пикет оештырды.

Әлеге пикетлар өчен кичке сәгать җиде һәм Чаллының үзәк мәйданнары, ягъни халык күп йөри торган урыннары сайланган иде. Беренче бистәдәге Фидакарьләр аланына Чаллы “Азатлык” берлегенң элекке рәисе Дамир Шәйхетдин шигарь-рәсем белән килгән.

Дамир Шәйхетдин янында

Дамир Шәйхетдин янында

“Русия хакимияте федерализм юлыннан тайпылып, империя сәясәтен дәвам иттерү ягын карый. Милләтләрнең хокукларын ныгытасы урында, ана телләрендә укытуларга чикләүләр кертте. Милли белем бирү чылбыры өзелде. Бу очракта без янәдән милли һәм дәүләт бәйсезлеге мәсьәләсен күтәреп чыгабыз. 309нчы канун - “уптымизациягә” һәм милли асылны юк итүгә корылган. Югары уку йортларыннан татар мәгарифен сөреп чыгару - суверенлыкка каршы көрәшнең дәвамы, безне аборигеннар хәленә калдырмакчылар. Без киләчәктә дә 309нчы канунны тәнкыйтьтә тотачакбыз. “Азатлык” мондый “суверенлык”тан, “федерализм”нан гарык. Без бәйсезлек шигарьләре белән юнәлеш алырга тиеш. “Азатлык” баштан ук милли һәм дәүләт бәйсезлеге өчен көрәш алып барды. Шәймиев кебекләр безнең казанышларны сатып җибәрделәр. “Азатлык” оешмасының дошманнары юк, ләкин аның сәяси мәнфәгатьләре бар. Менә шуларны яклау һәм тормышка ашыру максатыннан без бүген мәйданнарда басып торабыз”, диде Азатлык радиосына Дамир Шәйхетдин.

Илмир Салих бу юлы пикет өчен “Азатлык” мәйданын сайлаган һәм ул да мәктәпләрдә татар телен укытуны кире кайтаруны таләп итә.

Илмир Салих

Илмир Салих

“Татар теле дәүләт теле буларак Конституциядә генә теркәлгән. Татар теле мәктәпләрдә фән буларак кына укытыла. Татарча укыту мәсьәләсе инде чишелгән иде, 1990 елларда бу эшне җайга салдылар бит. Кануный юл белән әлеге юнәлешне кире кайтарырга була. Хәзер урыс теленә тулы өстенлек бирелде, бу дөрес түгел”, дип саный Чаллы “Азатлык” яшьләре берлеге рәисе Илмир Салих.

Ураза аенда хәмер сатуны тыю турындагы яшьләр таләбе безгә инде беркадәр мәгълүм. Бу юлы әлеге шигарьне Булат Гатин “Омега” сәүдә үзәге мәйданына алып килгән иде.

Булат Гатин

Булат Гатин

“Без төрле шигарьләр белән төрле урыннарда җәмгыятьне уйландырырга теләдек. Халык фикер йөртергә өйрәнсен, дигән максатны куйдык”, дип белдерде Булат Гатин.

Кичке сәгать сигезләр тирәсендә без Чаллының “Сәүдә Кварталы”на киләбез. Биредә Әмирхан Евграфов татар гаиләләрендә балалар санын арттыру зарурлыгы турындагы шигарьне күтәргән.

Әмирхан Евграфов

Әмирхан Евграфов

“Халык санын алу буенча шуны күрәбез, соңгы 10 ел эчендә генә дә татарлар 200 мең кешегә кимегән. Шуңа, татар гаиләсендә кимендә өч бала булырга тиеш, дип саныйм. Бер-ике генә бала алып кайтып, без кимү ягына барабыз. Кимүнең тагын сәбәпләре – катнаш никахлар һәм шәһәрләшү күренеше. Шуңа, татарда өч бала алып кайту максаты торырга тиеш. Әлбәттә, минем шигарьне укыган кайбер кешеләр, акча ягы такыр, өчне дә, дүртне дә алып кайтыр идек, диючеләр булды”, - ди Әмирхан Евграфов.

Әлеге чара ялгыз пикет дип аталса да, шигарьләр күтәреп торучылар янына кызыксынып килүчеләр, шигарьләрнең эчтәлеген аңлатып бирүне сораучылар да булды. Хәттә бу гамәлне “одобряем”, ягьни хуплыйбыз, дип әйтеп китүчеләр дә бар иде. Чаллы яшьләре мондый чараларны алга таба да дәвам итәчәкләрен әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG