Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда эшләгән ихтиярыйлар чатырларын шәһәр читенә күчерергә кушылды


Кырым шәһәрендә 7 июль булган су басулардан соң каланы чистартырга ярдәм иткән ихтиярыйларның чатырлар шәһәрчеге бүген хакимиятләр карары белән шәһәр читенә күчерелде. Рәсмиләр моны җирле халыкның шәһәр уртасында чатырлардан булган пычыраклыкка зарлануы белән аңлатты.

Ихтиярыйлар исә моңа ышанмыйча, хакимиятләр шәһәрдәге чынбарлыкны һәм компенсацияләрне түләү турында дөрес мәгълүматне турыдан дөньяга тапшырып торучылардан котылу юлын тапты, дип саный.

Кырымда су басуда зыян күрүчеләргә 20 миллион сумнан артык акча түләнгән. Бер тапкыр бирелә торган түләүне 27 мең кеше алган.

Кичә шәһәрдә кулган алынган дүрт яшь кеше 15 тәүлеккә хөкем ителде. Хакимиятләр аларны край рәсмиләре белән очрашу вакытында провокация оештыруда гаепли. Яшьләр халык арасында су басуда үлгәннәр санының рәсми әйтелгәннән күпкә югарырак булуын белдергән. Рәсми саннарга караганда, су басуда 170ләп кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG