Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына керү килешүен раслады


Федерация шурасы Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына (ДСО) керү турындагы протоколны раслады.

Узган атнада килешү Дәүләт думасында да хупланды. Аңа каршы коммунистлар, либерал-демократлар һәм «Гадел Русия» депутатлары тавыш бирде.

Конституция мәхкәмәсе узган елның декабрендә имзаланган бу килешүне Русия конституциясенә каршы килмәвен белдерде.

Русия 23 июльдән ДСОның тулы хокуклы әгъзасы булачак.
XS
SM
MD
LG