Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Хәрәкәт итмәү – тәмәке тартудан да зыянлырак”


Лондон Олимпия уеннарына соңгы көннәр калып барганда Британиянең "The Lancet" исемле иң зур медицина журналы, “дөньяда 10 олы кешенең өчесе сәламәт яшәү өчен кирәк булган хәрәкәтләрнең берсен дә эшләми”, дип язып чыкты. Бу 1.5 миллиард кеше дигән сүз.

Ел саен биш миллион кешенең үлеме хәрәкәт җитмәүгә бәйле була, ди белгечләр. Шул кадәр үк кеше ел саен тәмәке тартудан чыккан чирләндән үлә.

Яшүсмерләр арасында вазгыять тагын да авыррак. 13-15 яшьлекләрнең яртысының тормыш рәвеше актив түгел.

Журналда чыккан хисапта мондый вазгыятьне «эпидемия» дип бәяләнә.

Белгечләр, кешеләр атнасына биш тапкыр 30 минутлык актив хәрәкәт итәргә тиеш, дип саный. Моңа җәяү йәки велосипедта йөрү, бакчада эшләү дә керә.
XS
SM
MD
LG