Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшктә интихар һөҗүмендә Сүрия саклану министры һәлак булды


Димәшктә милли иминлек бинасы янында булган интихар һөҗүмендә һәлак булганнар арасында илнең саклану министры генерал Дауд Раҗа, президент Башар Әсадның кияве Асәф Шәүкәт һәм башка рәсмиләр бар, дип хәбәр итте Сүрия телевидениесе.

Үлгәннәрнең саны әле хәбәр ителмәде.

Башкалада һәм аның тирәсендә хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында бәрелешләр дәвам итә. Президент сараена якын булган хәрби казармалар яна, дигән хәбәрләр бар.

Рәсмиләр Димәшктә «террор төркемнәренә каршы чара бара», дип белдерә. Оппозиция исә Әсадка каршы “соңгы һөҗүм башланды”, ди.
XS
SM
MD
LG