Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан су саклагычларында биек дулкыннар турында кисәтте


Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгың Татарстан идарәсе бүген каты җил һәм яңгырлар аркасында Куйбышев һәм Түбән Кама су саклагычларында дулкыннарның ике метр биеклеккә күтәрелә алу ихтималын белдереп халыкны кечерәк көймәләр белән суга чыкмаска чакырды.

Кичә Татарстанның төньяк-көнбатышында утсыз калган районнарда бүген электр бирелде.

Сишәмбе кич каты җил һәм яшен сәбәпле берничә авылда 969 хуҗалыкта 3122 кеше электрсыз калды, алар арасында 715 бала да бар иде.
XS
SM
MD
LG