Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Анадолу агентлыгы русча да хәбәрләр бирә башлады


11 телдә хәбәрләр, шулай ук фото һәм видеолар тәкъдим иткән Төркиянең Анадолу агентлыгы (АА) сынау рәвешендә яңалыкларны русча да бирә башлады.

Төркия һәм аның тирәсендә булган яңалыкларны әзерләп интернетка урнаштыру эше агентлыкның Бакудагы бүлекчәсендә башкарыла.

Агентлык үз хәбәрләрен русча сөйләшүче 300 миллионлап кешегә тәкъдим итүен, тиздән яңалыкларны укып кына түгел, тыңлап та булачагын белдерде.

Ел башында АА хәбәрләрне босняк һәм гарәпчә бирә башлаган иде.
XS
SM
MD
LG