Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафис Борһанов: “Мин Татарстан байрагын күтәрергә әзер”


Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов
Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов

27 июльдә Лондонда ачылачак XXX җәйге Олимпия уеннарына Татарстаннан 22 спортчы катнашачак. Болар арасыннан алтын медаль алучылар булса Татарстан спорт министры Рафис Борһанов үзе Татарстан байрагын күтәреп чыгарга әзер булуын белдерде.

Лондон Олимпия уеннарында 37 спорт төреннән 302 комплект медаль өчен көч сынашылачак. Татарстан спортчылары бу ярышларда Русия җыелма такымы өчен чыгыш ясый.

Рафис Борһанов: “Спортчылар урынына үзем байрак күтәрәм”

Татарстан спорт, яшьләр эшләре һәм туристлык министры Рафис Борһанов сүзләренчә, министрлык 22 спортчыга да кулдан килгән бар ярдәмне күрсәткән. Шул нисбәттән хәзер инде алардан уңай нәтиҗә көтә.

Спорт министры: “Мин Татарстанны вәкиллек иткән 22 спортчының барысыннан да медаль көтәм. Һәм медаль алучы Татарстан спортчысы республика байрагын күтәреп чыга икән, мин шатлану һәм горурлану хисләре кичерәчәкмен. Әгәр безнекеләр алтын медаль ала икән, башта үзем байрак күтәреп чыгам һәм аннан Хәлилне (министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов) чыгарам. Рөхсәт итмәсәләр дә чыгабыз”, дип, Азатлык радиосының сорауларын ярым шаяру, ярым җитди рәвештә татарча җаваплап узды.
Матбугат очрашуына килгән журналистлар
Матбугат очрашуына килгән журналистлар

Хәлил Шәһхетдинов: “Татарстан байрагын күтәреп булмаячак”


Олимпия уеннары медален алган спортчының байрак күтәрү мәсьәләсенә матбугат очрашуыннан соң министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ачыклык кертте.

Аның сүзләренчә, Халыкара Олимпия комитеты кагыйдәсе нигезендә, җиңгән спортчы бары тик бер генә байрак күтәрергә хокуклы. Шулай ук спортчының остазына да ике байрак күтәрү тыела.

“Кагыйдә нигезендә спортчы Халыкара Олимпия комитетында әгъа булган илнең байрагын гына күтәрә ала. Русия бу комитет әгъзазы, ә Татарстан юк. Әмма стадион трибунасында торганда теләсә кайсы байракны күтәрергә була. Һәм без моны ихлас күңелдән эшләячәкбез дә. Алдан ук хәстәрен күреп Татарстан байракларын алып барачакбыз”, дип белдерде ул Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә.

22 спортчыдан дүртесе генә Татарстанда туган

Шуны да әйтергә кирәк, Лондонга барачак Татарстан спортчыларының күпчелеге параллель рәвештә Русиянең башка төбәкләрен дә вәкиллек итә. Министрлык мәгълүматларына караганда, 22 спортчыдан бары тик дүртесе генә Татарстанда туган һәм “Безнең спорт” газеты хәбәренә караганда, алар арасыннан Василий Мосин, Яна Мартынова һәм Камилә Гафурҗанова гына Татарстанны үзләренең туган төбәкләре дип исәпли.

Шулай ук, 22 спортчыдан бишесе генә татар фамилиясен йөртә. Болар – Юлия Зарипова, Вера Ганиева, Камилә Гафурҗанова, Эльвира Хәсәнова һәм 2008 елгы Пекин Олимпия уеннарында алтын медаль откач Татарстан байрагын күтәреп чыккан Гөлнара Сәмитова-Галкина. Моның өчен ул ярыш кагыйдәләрен бозуда гаепләнеп аздан гына алтын медаленнән мәхрүм ителми калган иде.
3 мең метрга каршылыклар аша йөгерүче Гөлнара Сәмитова-Галкина Пекин Олимпия уеннарында Татарстан байрагын җилфердәткән иде
3 мең метрга каршылыклар аша йөгерүче Гөлнара Сәмитова-Галкина Пекин Олимпия уеннарында Татарстан байрагын җилфердәткән иде

Лондон Олимпия уеннарында Татарстанны вәкиллек итеп уңышка ирешкән спортчыларны республика аерым бүләкләячәк. Алтын медаль алучыга 3 миллион 300 мең, көмешне алучыга 2 миллион, бронза отучыга 1 миллион 300 мең сум акчалата бүләк бирү каралган.

Лондон Олимпия уеннары 27 июльдә башланып 10 августка кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG