Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәлиулла Ягъкубның соңгы чыгышы: Татар милләт турында уйламый


Вәлиулла Ягъкубның соңгы чыгышы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:28 0:00
йөкләү

Бүген иртәнге унда үз өе янында атып үтерелгән Вәлиулла Ягъкуб кичә кичке сәгать 4-6 арасында Русия Ислам Университетында оештырылган “Түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.

“Татар халкы милләт турында уйламый, ул гел интернационалист”

“Ислам һәм татар дөньясы концепциясе” дип аталган түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаган Татарстан Диния нәзарәтенең уку-укыту эшләре бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб: “Безнең дөньябыз цинизмга бирелгән һәм ул мәнфәгатьләр кайгыртучы мәйдан. Менә шундый шартларда безнең татар халкында милли эгоизм хисен үстерү мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Чөнки һәр кайсы халык үз мәнфәгатьләре өчен кан кою дәрәҗәсендә көрәшә. Шундый шартларда халкыбызның күп өлеше милләт турында уйларга ашыкмый. Ул гел интернационалист булып кала”, диде Татарстан мөселманнары диния идарәсенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб.

“Татарлар мескенлек психологиясе корбаннары, үзебезгә көрәшергә кирәк”

Аның сүзләренчә, Русиядә татарларга карата булган караш начар түгел. “Кайсы гына губернаторны алма, кайсы гына министр белән күрешмә, алар барысы да татарларны хөрмәт итә. Чөнки татар халкының Русиядәге урынын бөтен кеше аңлый. Без исә мескенлек, интернационалистлык һәм соңгы нәрсәне башка кешегә бирү психологиясе корбаннары. Без бу дөньяның кырыс булуын һәм монда үз-үзең өчен генә көрәшүнең кирәклеген аңласак, минемчә бу бик зур адым булыр иде. Без үзебез көрәшсәк безнең телебезне дә мәдәниятебезне дә, татар икәнебезне дә бөтен кеше алкышлап каршы алыр”, дип белдерде Вәлиулла Ягъкуб.

Бу Вәлиулла Ягъкубның үтерелүенә 16 сәгать кала соңгы чыгышы булды.
XS
SM
MD
LG