Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: Бу - традицион исламга һөҗүм


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хастаханәдә яраланган мөфти Илдус Фәиз янында булды, “каты торырга" чакырды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һөҗүмдә исән калган мөфти Илдус Фәиз янында булды.

Табиблар сүзләренә караганда, мөфти үз аңында. Аның ике аягы да сынган. Бүген иртәнге сәгать 11 тирәсендә Казанда Мусин һәм Четаев урманары киселешендә мөфти Илдус Фәизнең эш машинасы шартлатылды. Илдус Фәиз рульдә үзе булган. Аны яралы хәлдә Республиканың клиник хастаханәсенә алып килгәннәр.

“Шартлау булганда мин инде Вәлиулла Ягъкубка һөҗүм турында белә идем. Светофорда туктагач шалтыратырга дип телефонны алдым. Беренче шартлауны сизгәч тә мин машинадан сикереп чыктым, ярый әле каешларны эләктермәгән булганмын”, ди Илдус Фәиз.

Рөстәм Миңнеханов яралы Илдус Фәиз янында булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:07 0:00
йөкләү

Татарстан президенты Миңнеханов мөфти Фәизнең тизрәк савыгуын теләве турында белдерде.



Татарстан президенты бүгенге һөҗүмнәрне Татарстан диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән бәйләде.



“Диния нәзарәте җитәкчеләре традицион ислам сәясәтен алып барды. Бу һөҗүм - традицион исламга һөҗүм. Тулырак итеп тикшерүчеләр әйтер, мин үзем һөҗүмнәр аларның эше белән бәйле, дип саныйм”, диде президент.

Миңнеханов Татарстан үзенең дини сәясәтеннән баш тартмаячагын өстәде.

“Позициябез тагын да ныграк булырга тиеш. Мондый күренеш, кешеләргә, бигрәк тә исламга хезмәт итүчеләргә һөҗүм - традицион исламга хас күренеш түгел,” диде Миңнеханов.
Республика клиник хастаханәсе
Республика клиник хастаханәсе
XS
SM
MD
LG