Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән журналистлары саз арты авылларына сокланып кайткан


“Саз арты” ягының табигате уникаль
“Саз арты” ягының табигате уникаль

“Тюменская область сегодня” газеты журналистлары, галимнәр, табиблар татарлар яшәгән саз арты авылларында сәяхәттә булып кайтты.


Көнбатыш-Себер иңкүлегенең сазлыклары уникаль: дөньяда беренче урынны алып тора, зурлыгы бер миллион дүрткел чакрым. “Саз арты” дигән сүзне дөньядагы бер генә харитада күрмәсәк тә, безнең өлкәдәге рәсми документларда ул еш очрый. Саз арты якларында барлыгы 34 авыл урнашкан.

Кайда авыр булса, халкыбыз шунда бит инде ул. Менә көненә биш кенә сәгать электр уты яна, атнасына ике генә мәртәбә Ан-2 очкычы оча торган якларда да гел татар кешесе яши.

1990 елларның башына кадәр мондагы барлык авылларда балыкчылык колхозлары, совхозлар, промхозлар эшләп килде. Кулланучылар кооперациясе мүк, нарат җиләкләрен, кедр чикләвеген кабул итә иде. Өлкә балыкчылар колхозы күлләрдә балык үрчетеп, тотылган балыкны Тубылның балык җитештерү ширкәтенә ташып тордылар. Бу эшләрдән башка урман кисү дә яхшы гына оештырылган иде. Халык эшле, акчалы, тормыш яхшы булды.

Дизель ягулыгы белән эшләүче электростанцияләрне, мәктәп, медпункт, кибетләрне дә алар карап, тәэмин итеп торган. Күлләрне чистартып, балык үсешен күзәтеп барганнар. Шуңа да артык зарланучы булмаган, күрәсең. Бу яклардан китәргә теләүчеләр дә аз булган.

Колхоз-совхозлар таркалды, кеше эшсез, электр станцияләре, күлләр караучысыз калды. Халык үз ирегенә тапшырылды. Җайлаша алмаганнар шәһәрләргә юл алды. Ә күбесе мал-туар асрап, урманыннан җиләк-чиясен җыеп, күлләрдән балык тотып яши бирде.

Тик тормышлар үзгәрә, күлләр каралмагач, балык кими-бетә, балалар компьютер дигән могҗизаны да үзләштерергә тиеш булып чыгалар. Ә электр станцияләре искергән, гел төзәтергә кирәк, ягулыкны да күп ашыйлар.

Шундый авыр хәлгә төшкән вакытларында андагы хәлләр Өлкә думасы депутатларына килеп ирешә. Шуннан акрынлап игътибар арта: ягулык кышкы юл белән җитәрлек итеп китерелеп куела, мәктәпләр төзелә, ремонтлана, медпунктларга дару-җиһазлар бирелә, кибетләргә тауар килә. Иң әһәмиятлесе – саз эри башлауга кар яуганчы “зур” җир белән өзелгән элемтәне ялгап атнасына ике мәртәбә булса да очкычлар йөри башлый. Кышын да бураннарда капланып калган юл һәрвакыт чистартыла. Саз арты авылларында балалар туу саны гел үлүчеләрдән артык булуы белән аерылып тора. Анда чыдам, түзем, эшчән себер татарлары яши.

Бу яклар өчен иң зур проблема – су мәсьәләсе. Коелардагы суны эчәрлек түгел, шуның өчен кышын боз әзерлиләр. Түбәлек асларына утын өйгән кебек, боз кисеп өяләр. Ә җәен инде елга-күл суларын эчәләр. Хәзерге заманда елга-күл суларының чисталыгы бер дә мактанырлык түгел. Нинди авырлыклар кичерсәләр дә, электр лампалары иң зур “цивилизация” билгесе булса да, күчеп китү дигән сүзне ишетергә дә теләмиләр.

Экспедициядән журналистлар да аларга сокланып кайткан. “Тирә-якта саз, болыт кебек чебен-черки, кигәвен, эш хакы алып эшләүчеләр бик аз, әле күптән түгел генә кәрәзле элемтә барлыкка килгән, ул да бөтен җирдә юк. Ә халык шулкадәр киң күңелле, ачык, кунакчыл”, дип язалар алар.

Кыскыркүл авылы мулласы Рамил Дәүләтшин гаиләсен туендыру өчен вахта юлы белән төньякта эшли, ял вакытларында төрле вакыт кайтырга туры килә. Очкычны көтеп утырып булмый – саз аркылы үзе белгән сукмаклардан гына җәяүләп туган йортына юл тота. Шундый вакытларда аюын да, бүресен дә очрата. Тик югалып калмый, йә ут яга, йә кычкырып куркыта.

Аю, бүре белән очрашмаган кеше сирәктер бу якларда. Ә үзләре шулкадәр самими, тыйнак, эшчән алар. Әзерне көтеп ятмыйлар, сазда йөрергә техникасын да, утын ташырга арбасын да үзләре ясыйлар.

Кыскыркүлдә ветеринар Мәрвәр Булатова шәфкать туташы булып 50 ел эшли. Хәзер белгеч юклыктан, элекке мәктәп мөдире Маннур Дәүләтшин беренче ярдәм күрсәтә. Ветеринарлыкка укыган Факия Хәлилова гомере буе аэродромда хезмәт итә: монда ул диспетчер да, кассир да, җыештыручы да. Авыр сумкалар күтәргән килеш каты юлдан соң 35 чакрым араны ничек туры килсә, шулай үтеп йөргән, авыл халкына хат, посылка, пенсия ташыган хат ташучы Юрий Юмалетдинов хезмәтенең авырлыгы турында язып та торасы юк. Дүрт ярым мең сум эш хакына 15 ел буе юлсызлыкта, кар-яңгырда 30 килолы йөкне Кыскыркүлгә җиткерү, түземсезлек белән көтеп торган халыкны куандыру җиңел булмагандыр. Ә Яңа Кәешкүлдән Салага почта ташучы Раил белән булган хәлләр турында район почта бүлеге җитәкчесе дә исе китеп сөйләгән иде. Бер вакыт ул юлда зур аюны очрата. Аннан качып, иртәнгә кадәр агач башында утыра.

Берничә авыл балалары интернатта яшәп, бер мәктәптә урта белем алалар. Лайтамак якларында сабыйлар дүртенче сыйныфтан соң өйдән чыгып китәләр. Атна саен да кайту мөмкинлеге булмый, аена бер кайтып килергә насыйп булса, яхшы инде ул.

Күптән түгел Янгутум авылы янында төньякка олы юл сала башладылар. Анда җыйган, җитештергән җиләк-җимеш, балык, итне сатарга мөмкинлек чыгып куя.

Менә шундый шартларда көн итә, урман байлыкларын, хуҗалыгында җитештергән терлеген, балыгын җыючы булса, куанып тапшыра, булмаса – “зур җиргә” җибәрү җаен табарга тырыша саз артында яшәүчеләр.
XS
SM
MD
LG