Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:20

"Идел-Хаҗ" директорлар шурасы рәисе Рөстәм Гатауллин кулга алынды


Русия тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрнең Татарстан бүлегенә 19 июль Татарстанның дини җитәкчеләренә булган һөҗүмнәрне оештыруда шикләнелеп дүрт кеше китерелде.

"Идел-Хаҗ" ширкәтенең директорлар шурасы рәисе 57 яшьлек Рөстәм Гатауллин, Казанның "Вакф" оешмасы җитәкчесе 39 яшьлек Мурат Галиев, Биек Тау районында яшәүче 41 яшьлек Айрат Шәрипов һәм Лаеш районыннан 31 яшьлек Азат Гайнетдинов җомга иртән эчке эшләр хезмәткәрләре һәм Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан бүлеге вәкилләре катнашында кулга алынды.

Тикшерү барышында алар сак астында тотылачак.

XS
SM
MD
LG