Accessibility links

АКШ Дәүләт департаменты Татарстанның дини җитәкчеләренә һөҗүмне хөкем итте


АКШ Дәүләт департаменты 19 июль Татарстан диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб һәм мөфти Илдус Фәизгә булган һөҗүмнәрне хөкем иткән белдерү ясады.

"Вәлиулла Ягъкубның туганнары һәм дусларының кайгысын уртаклашабыз, мөфти Илдус Фәизнең тизрәк савыгуын телибез", диелгән АКШ Дәүләт департаменты белдерүендә.

Вәлиулла Ягъкуб бүген Казанның татар зиратында җирләнә. Мөфти Илдус Фәиз Республиканың үзәк клиник хастаханәсендә ята.

Вәлиулла Ягъкуб 19 июль иртән үз өеннән чыкканда атып үтерелде. Мөфти үз машинасына куелган бомба шартлавында яраланды.
XS
SM
MD
LG