Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе өлкәсендә ял итүчеләрне урман янгыннарыннан коткаралар


Соңгы бер тәүлек эчендә Чиләбе өлкәсе урманнарында 34 урында ут чыкты, аларның 18зе сүндерелде, дип хәбәр итте Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өлкә бүлеге.

Өлкәдә урман янгыннары иң соңгы 5нче дәрәҗәсенә җитте, диелде.

13 июльдән бирле өлкә урманнарына керү тыелган булса да, бу күрсәтмәне үтәмәү аркасында яңа янгыннар чыкты.

Урманнарда булган лагерьлар һәм ял йортларыннан балалар һәм олылар, барлыгы ике меңләп кеше чыгарылды.
XS
SM
MD
LG