Казан Вәлиулла Ягъкубны соңгы юлга озатты
Татарстан халкы кичә үз өе керешендә атып үтерелгән дин эшлеклесе Вәлиулла Ягъкубны соңгы юлга озатты. Мәрхүмнең җеназа намазы үзе имам-хатыйб булган Апанай мәчете ишегалдында укылды. Җеназада хөкүмәтне премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров вәкиллек итте. Ләкин хакимияттән чыгыш ясаучылар булмады. Теләгән һәркемгә сүз бирелде. Чыгыш ясаучылар мәрхүмне уңай яктан искә алды, аның эшләгән эшләренә бәя бирде һәм татар халкын бердәм булырга өндәде. Җеназа намазын Җәлил хәзрәт Фазлыев укытты. Мәрхүм Казанда Мәрҗәни мәчете каршындагы Мөселман зиратына җирләнде.
мультимедиа
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
-
апрель 15, 2024
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
-
апрель 02, 2024
Татарстанга дроннар һөҗүм итте
-
апрель 01, 2024
Алсу Кормашеваның сак астында калуы тагын 2 айга озайтылды