Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Үзбәкстан ватандашы Абдунозим Атабоев кулга алынды


Татарстанда дин әһелләренә һөҗүмнәрне оештыруда шикләнелгән бишенче кеше кулга алынды. Казанда теркәлгән 36 яшьлек Үзбәкстан ватандашы Абдунозим Атабоев машинада мөфти Илдус Фәиз артыннан барган, шартлау булгач та борылып киткән дип хәбәр итте Русиянең тикшерү комитеты.

Пәнҗешәмбе булган һөҗүмнәргә катнашы булуда шикләнелеп бүген иртән "Идел-Хаҗ" ширкәтенең директорлар шурасы рәисе 57 яшьлек Рөстәм Гатауллин, Казанның "Вакф" оешмасы җитәкчесе 39 яшьлек Мурат Галиев, Биек Тау районында яшәүче 41 яшьлек Айрат Шәрипов һәм Лаеш районыннан 31 яшьлек Азат Гайнетдинов эчке эшләр хезмәткәрләре һәм Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан бүлеге вәкилләре катнашында кулга алынды.

Тикшерү барышында алар сак астында тотылачак.
XS
SM
MD
LG