Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot 12 гыйнварга кадәр төрмәдә утырачак


Мәскәүнең Хамовники районы мәхкәмәсе Pussy Riot панк төркеме кызларын 2013 елның 12 гыйнварына кадәр төрмәдә калдыру турында карар кабул итте.

Бүген мәхкәмәдә тыңлаулар башланды. 23 июльдә тыңлауларның кайчан дәвам итәчәге игълан ителәчәк.

Pussy Riot төркеменең өч җырчысы - Мария Алехина, Надежда Толоконникова һәм Екатерина Самуцевич февраль аенда Коткаручы Гайсә чиркәвендә «Путинны куып чыгар» исемле панк-гыйбәдәт оештырганнан соң кулга алынган иде. Аларга хулиганлыкта гаепләү белдерелде.

Тыңлаулар барышында мәхкәмә янына җырчыларның тарафдарлары һәм каршы булучылар җыелды. Берничә кеше кулга алынган, дип хәбәр ителә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG