Accessibility links

Вәлиулла заманыбызның бер мәгърифәтчесе иде, ди чордашлары


Узган гасырның 90нчы еллары. Вәлиулла Ягъкуб әләм янында
Узган гасырның 90нчы еллары. Вәлиулла Ягъкуб әләм янында

Милли күтрелеш башланган еллардан ук якыннан таныш булганнар Вәлиулла Ягъкубны җылы хәтирәләр белән искә ала.

20 июльдә туганнары, якыннары, хезмәттәшләре һәм шулай ук үз күргән татарлар Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе, «Иман» нәшрияты мөдире, мәгърифәтче Вәлиулла Ягъкубны соңгы юлга озатты. Апанай мәчетендә җеназа укылды. Ягъкуб хәзрәт Самосыр зиратына җирләнде.

«Иман» ислам мәдәнияте үзәге Казанның Тукай урамындагы 38 йортта Вәлиулла Ягъкубка багышлап музей ача. Бу музейга Вәлиулла хәзрәтнең шәхси әйберләре, китаплары, кулъязмалары һәм видеолар куелачак. Шулай ук кичәләр дә үтәкәрергә ниятлиләр.

Узган гасырның 90 еллары башында милли хәрәктәкә яңа көч булып килеп кергән "Азатлык" татар яшьләре берлеге оешкач та Вәлиулла Ягъкуб дини юнәлешкә җитәкчелек итә башлый.

Миләүшә Насыйбуллина, "Болгар" радиосы яңалыклар бүлегендә алып баручы

Яшьлек еллары
Яшьлек еллары
Вәлиулла Ягъкуб минем өчен бик якын кеше иде. Аның белән бер сафта көрәшүче, аның фикерләрен алга сөрүче булмасам да, рухым белән аңа бик якын идем. Безнең "Азатлык" хәрәкәтен оештыручыларның яшьлекләренең бик матур бер мизгелләре бар. Без – Татар яшьләре көннәренең иң беренчесен оештыручы кешеләр. Мин Винерны (дуслары Вәлиулла Ягъкубны элекке исеме белән искә ала) исламга үз теләге белән, диннең мәгънәсен аңлап, Алланың барлыгына һәм берлегенә ышанып килгән кеше буларак беләм. Ни әйтсәк тә, без комсомолда тәрбияләнгән кешеләр. Заманында Казан химия-технология институтының комсомол секретаре булган кеше ул.

Студент булган матур чорның стипендиягә кадәр ничек булса да тук яшәү дигән бер ягы бар иде. Мин Винерның педагогия институтының тулай торагы ишеге төбендә шул замандагы бер җырга пародия ясап, "Мин зур үскәч кибетче булам, туңдырма сатам... Миләүшә, әйдә чәй эчик әле", дип җырлап торганнарын әле дә хәтерлим.

Безнең Азатлык хәрәкәтендәгеләр биш елга бер очрашып сөйләшәбез, бер-беребезне барлыйбыз, шунда мин Винерның җырларын җырлап күрсәтә идем. Ул беләсезме нинди кеше иде? Ул беркайчан да киная булмады, авыр сүз әйтә белмәде һәм әйтмәде дә.

Мин аны озатырга бармаска үземдә көч таптым, чөнки аның һәрвакыт шат булуын, елмаюын хәтеремдә калдырасым килде. Җанымның бер өлеше... Винер белән киткән кебек...

Бу безнең Азатлык хәрәкәте өчен дә, безнең буын өчен дә бик зур югалту булды. Ул безнең Азатлык татар яшьләре үзәгендә иман түгәрәге оештырып җибәргән кеше, күңелләребездә бик озак сакланыр дип уйлыйм.

Резедә Сәфиуллина, Тарих институты галимәсе, филология фәннәре кандидаты.

– Вәлиулла хәзрәт шәхес иде. Нәрсә уйлаганын турыдан-туры әйтеп килде. Бүген бу сыйфатны күпчелек кабул итә белми. Хәзер әйләнеп, боргаланып, яшереп кенә әйткәнне кабул итәбез. Үз сүзен кискен әйткән кешеләргә хәзерге заманда бик кыен. Исән вакытта аларга каршы килүчеләр күбрәк була. Ә менә үлгәч кешенең эшләре белән генә түгел, ә гамәлләре белән бәяли башлыйбыз. Вәлиулланың гамәлләренә килгәндә, Вәлиулла исламны торгызуда һәм яшәтүдә зур өлеш калдырды. Аның кебек өлеш керткән тагын кемне әйтеп була икән? Ул чыгарган китаплар, ул тәрбияләгән яшьләр, җәйләүләр, дини мәгариф системасы – ул ихластан бу эшләргә бирелеп яши иде.

Дөресен генә әйткәндә, ул бик гади һәм ачык иде. Мин соңгы вакытта аны үземә яңача ача башлаган идем. Элегрәк мин үзем аның белән арлашмаска тырыштым, дөресен генә әйткәндә, мин аннан шикләнеп йөрдем. Соңгы вакытларда мин аңа күбрәк ризасызлык белән мөрәҗәгать итә идем. Ул ачыктан-ачык җавабын кайтарыр иде. Үз эченә бикләнми, сөйләшә иде. Мин аның үзем өчен ачык кеше булуын ача гына башлаган идем.

Татар яшьләре көннәрендә бер төркем барлыкка килгән иде, ул аның һәрвакыт үзәгендә булды. 90нчы еллар башында яшьләр хәрәкәтендә ул дини юнәлешне үз кулына алды. Ул шул вакытта ук милләтнең оешуында диннең бик мөһим роль уйнаганын күреп алды. Шигарьләр белән генә түгел, ә бу эшкә үзенең гамәле белән өлешен кертте. Әле ул вакытларда аның алай икәнен барыбыз да аңламый идек.

Гөлнур Сафиуллина, "Сөембикә" журналы баш мөхәррире урынбасары.

– Бер-ике ел элек Винер Азатлык оешмасы белән бәйле документларны барлап, китап чыгарган иде. Безне шуны тәкъдим итү кичәсенә җыйды. Мин аның киләчәкне уйлап һәрбер документны барлап, җыеп баруына, болар киләчәктә тарих булачак дип уйлап эш итүенә, шаклар каткан идем. Мин аның тәртипле, пөхтә һәм бөтен нәрсәгә җитди карый торган кеше булуына сокландым.

Кичә без бу югалтудан соң бер-беребезгә шалтыратыштык, бу хәлгә, дөресен генә әйткәндә, ышанасы да килми әле. Югарыга күтрелсә дә, ул безнең өчен һәрвакыт Винер булды, һәм шулай булып калыр да инде, мөгаен.

Гамил Нур, журналист, кичәләр оештыручы.

– Ул татар мәдәниятен, татар халкын, ислам мәдәниятен пропагандалауга зур өлеш кертте дип уйлыйм мин. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе элекке Советлар берлегенә кергән илләр арасында иң көчле белем учагы. Ул аны торгызды һәм җиңел кул белән генә калдырып та китте. Ниндидер үз мәнфәгатьләрен кайгырта, дан-шөһрәт ярата торган кеше булса, ул аңа ябышып яткан булыр иде. "Госмания" мәдрәсәсен дә торгызып, аны бүтән кешеләргә тапшырып китте.

Элекке Советлар берлегендәге иң көчле һәм бердән-бер гарәп тә түгел, дәүләт, федераллар акчасына да эшләми торган "Иман" нәшрияты бар. Ул "Иман" газетын чыгарды, журнал басты. Тагын "Вера" газетын чыгарды. Исемнәрен дә хәтерләмим, бик газетлар, календарьлар һәм мәгърифәтчел, тарихи мирас булган китаплар чыгара иде. Ул боларны чыгарганчы, бәлки бүтән бер әйбер дә эшли алган булыр иде. Бүтәннәр кебек нефть сатып акча эшли алган булыр иде.

Мин аны үзенә күрә бер татар мәгъфәтчесе дип уйлыйм. Аның ислам диненә, татар мәгърифәтенә хезмәт итүе шаккатыра иде. Мин андый кешеләр махсус хезмәтләрдә, министр булырга, президент булырга тиештер бит, дип уйлый идем. Ул – бик көчле кеше иде. Аны юк итү татарны нәүмиз калдыру өчен эшләнелгән булырга мөмкин.

Бервакыт "Русский ислам" дигән атама пәйда булды. Вәлиулла Ягъкуб фаразына күрә, Русиядә ике халык булачак иде. Берсе - православ руслар һәм икенчесе мөселман руслар, ягъни руслашкан татарлар. Бер 50 елдан соң ул ислам динендәгеләргә, сез монда элек булмаган, дип әйтәчәкләр иде. Шуңа күрә ул "Татар исламы" дигән атамага ябышты, аны алга сөрә башлады. Бер уйласаң, ул ислам тәгълиматына 100 процент туры да килеп бетми. Татар исламы дигән термин, исламның Евразидә җирле, мең еллык, хәтта мең биш йөз еллык тарихы булган бер катлам, мәдәният икәнлеген дәлилли иде. Вәлиулла Ягъкуб бик көчле кеше булды.
XS
SM
MD
LG