Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:44

Башкортстанда Шәмсетдин Зәкине искә алалар


Чараны оештыручыларның берсе, Стәрлебаштагы татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Хисаметдин Исмәгыйлев

Чараны оештыручыларның берсе, Стәрлебаштагы татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Хисаметдин Исмәгыйлев

Танылган татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Шәмсетдин Зәкинең тууына 190 ел тулды. Шушы уңайдан ул озак еллар яшәгән һәм мөгаллимлек иткән Стәрлебаш төбәгендә аны искә алу чаралары башланды.

Шәмсетдин Зәки Башкортстанның хәзерге Куергазы районының Зәк Ишмәт авылында туып үсә. Әтисе Ярмөхәммәт ага танылган дин әһеле була. Изге Хаҗ сәфәрен кылганда вафат була ул. Шәмсетдин Зәки үзе тумыштан сукыр бала. Шулай да белемгә омтылышы аны алдынгы мәдрәсәләрдә белем алуга этәрә. Кечкенәдән әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый ул. Казанга барып белемен камилләштерә. Фарсы, төрек, гарәп телләрен яхшы белгән мөдәррис шәкертләргә төпле дини һәм дөньяви белем бирә.

Байтак еллар бар тирә-якка данлыклы Стәрлебаш мәдрәсәләрендә яшьләргә дин исламны гына түгел, ә төрле фәннәрне дә өйрәтә Шәмсетдин Зәки. Киләчәктә танылган шагыйрь булачак Мифтахетдин Акмулла да аның шәкерте була. Гомумән, аны һәммә шәкертләр дә, дин әһелләре дә бик хөрмәт итә. Шәмсетдин Зәкидә дә әтисенең язмышы кабатлана. Ул да, изге Хаҗ сәфәренә барганда, Таганрог шәһәрендә һәлак булып кала.

Әле Шәмсетдин Зәкинең тууына 190 ел тулу уңаеннан беренче зур чара Стәрлебаш районы үзәгендә үтте. Андагы “Ислам нуры” мәчетендә зур кичә оештырылды. Уфадан һәм Казаннан да кунаклар бар. Уфадан Шәмсетдин Зәкинең тормышын һәм иҗатын өйрәнгән галимә Зәйтүнә Шәрипова, язучылар Фәрзәнә Гобәйдуллина белән Дилә Булгакова чакырулы. Казаннан Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми хезмәткәре Нуридә Нәсыйбуллина да Шәмсетдин Зәки хакында яңа мәгълүматлар белән килгән. Хәтер чарасына килүчеләр танылган мәгърифәтче хакында бик күп нәрсәләр белде.

Әлеге кичәне оештыруга Стәрлебаштагы татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Хисаметдин Исмәгыйлев белән аның урынбасары Рима Хисмәтуллина күп көч салган. Хисаметдин әфәнде әйтүенчә, Шәмсетдин Зәки хакында элекке елларда мәгълүмат бик аз иде. “Дин әһелләре турында гыйльми хезмәтләр язарга да ярамый иде. Соңгы елларда гына Шәмсетдин Зәкинең тормыш юлы һәм иҗатына игътибар артты. Без яшь буынга да күренекле шәхесләребезне танытырга тиешбез. Шул максатны да күз уңында тотып оештырдык бу чараны”, - ди Хисаметдин әфәнде.

Хәтер кичәсенә чынлап та байтак балалар һәм яшьләр дә килгән. Алар мөнәҗәтләр дә башкарды, шигырьләр дә сөйләде. Мәчетнең имамы Галиәкбар хәзрәт Коръән аятьләрен сөйләп ишеттерде. Кичә ахырында кунаклар Стәрлебашның борынгы зиратына барып андагы узган гасырларда ук куелган кабер ташларын манзара кылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG