Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:17

Татарстанда һөҗүмнәрдә шикләнелгән алтынчы кеше кулга алынды


Татарстанда һөҗүмнәрдә шикләнелгән алтынчы кеше – Марат Кудакаев кулга алынды. Кудакаев элек республика диния идарәсендә куәт структуралары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы булып эшләгән.

Җомга көнне «Идел-Хаҗ» ширкәте мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Гатауллин, Казанның "Вакф" оешмасы җитәкчесе Морат Галиев, Биектау районында яшәүче Айрат Шәрипов һәм Лаеш районыннан Азат Гайнетдинов, Үзбәкстан ватандашы Абдунозим Атабоев эчке эшләр хезмәткәрләре һәм Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан бүлеге вәкилләре катнашында кулга алынган иде.

Шимбә көнне кулга алынганнарның берсе – 31 яшьлек Азат Гайнетдиновның иреккә чыгарылуы хәбәр ителде. Казандагы мәхкәмә кулга алынганнарның дүртесен сак астында калдыру карары чыгарды. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе көнне машинасы шартлатылып мөфти Илдус Фәиз яраланды, диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкуб атып үтерелде.

Тикшерүнең төп фаразы – дин әһелләренә һөҗүмнәр аларның һөнәри эшчәнлекләренә бәйле булырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG