Accessibility links

Путин хөкүмәттән тыш оешмалар канунын имзалады


Русия президенты Владимир Путин хөкүмәттән тыш оешмалар канунын имзалады. Канунны алдан Дәүләт думасы кабул итте, Федерация шурасы хуплады.

Канун нигезендә чит илләрдән финансланган һәм сәясәт белән шөгыльләнгән оешмалар «чит ил агенты» дип таныла. Алар аерым бер җаваплылыкта булачак һәм үзгә хисап биреп торачак. Хокук яклаучылар бу канунны «репрессив» дип бәяләде.

Шушы көннәрдә генә Дәүләт думасына яңа канун өлгесе тәкъдим ителде, аның нигезендә Русия мәгълүмат чаралары чит илләрдән акча алуларын белдереп торырга мәҗбүр булачак.
XS
SM
MD
LG