Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колорадода 12 кешене үтерүдә гаепләнүче эше мәхкәмәдә карала


Джеймс Холмс
Джеймс Холмс
Кичә Кушма Штатларның Денвер шәһәре янындагы кинотеатрда кешеләрне күпләп үтерүдә гаепләнүче Джеймс Холмс эшен бүген мәхкәмә карый, аңа гаепләү белдереләчәк.

Тикшерү белдерүенчә, Холмс кинотеатрга кереп фильм карап утыручыларга яшьләндергеч газ сибә һәм ут ача. 12 кеше һәлак була, 58 кеше яралана. Бу хәлдән соң Холмсның өендә дә шартлату өчен кирәкле күпләгән җиһазлар табылды.

АКШ президенты Барак Обама илдә биш көнлек матәм игълан итте. Обама һәм президент сайлауда аның көндәше Митт Ромни бу ялларга билгеләнгән үгетләү чараларыннан баш тартты.
XS
SM
MD
LG