Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан йортлары граффити белән бизәлде


Граффити белән бизәлгән йорт
Граффити белән бизәлгән йорт

Татарстан башкаласында беренче мәртәбә «Like It. Art» дип аталган халыкара граффити фестивале үтте. Төрле илләрдән килгән рәссамнар шәһәрдәге йорт диварларын гадәти булмаган рәсемнәр белән бизәде.


Кемдер робот сурәтен, кемдер виолончель остасын ясый. Фантазияләре баерак булганнары оча торган балык, галәмдә яши торган ниндидер җанварлар һәм башка үзләренә генә аңлашыла торган җан ияләрен диварга төшерә. Кайбер кунаклар Казанда гына түгел, гомумән, Русиядә беренче мәртәбә. Фестиваль барышын шәһәр башлыгы Илсур Метшин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та карап китте.

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин фестивальне оештыручылар белән
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин фестивальне оештыручылар белән
2001 елда мондый проект Түбән Камада оештырылган булган. Илсур Метшин ул чакта нефтехимия каласының мэры булып эшләгән. Шул чараны оештыруда катнашкан яшьләр Казанны бизәү тәкъдиме белән чыккач, ул каршы килмәгән. Ул гына да түгел, Казан башлыгы киләсе елга фестивальне тагын да купшырак итеп оештырырга вәгъдә итте.

Казанга дөньяның төрле почмагыннан осталар килгән. Монда Русия рәссамнары гына түгел, чит ил осталары да катнаша. Катнашучылар әйтүенчә, фестиваль бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Алар бу чараның дөньяда иң зуры икәнен дә ассызыклап үтте. Оештыручылар, үз чиратында, иң яхшы райтерларны җәлеп итәргә тырышкан.

Шәһәр диварларына язуга каршы махсус канун да бар икән. Әмма фестивальне оештыруда катнашкан мэрия вәкилләре шундук тынычландырырга ашыкты. Граффити ясау легаль булмаса да, борчылырга сәбәп юк икән.

Чара барышында Илсур Метшинның инглиз телен белгәне дә ачыкланды. “What do you think about Russia?”, “I’m very happy”, “Welcome” дигән фразалар белән ул чит ил кунакларын гына түгел, казанлыларны да шаккаттырды. Рөстәм Миңнеханов рәссамнарның иҗат җимешләрен карап чыгу белән генә чикләнде. “Очень красиво”, “Thank you very much” дип үз фикерен әйтте дә, башка эшләренә ашыкты.

Граффити осталары мастер-класс күрсәтә
Граффити осталары мастер-класс күрсәтә
Фестивальнең соңгы көнендә рәссамнар осталыгы белән тамашачылар да таныша алды. “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйдан бөтен катнашучыларны җыйды. Аз-маз яңгыр сибәләп торса да, райтерлар мастер-класс күрсәтергә өлгерделәр.

Дима Лилди – фестиваль башында торучыларның берсе. Моңарчы ул Түбән Камада шундый ук чараны оештыруда катнашкан, хәзер Казанны бизәү белән мәшгуль.

– Дима, 2001 елда Түбән Камада үткән фестиваль монысыннан нәрсәсе белән аерыла?

Дима Лилди
Дима Лилди
– Бу – инде борынгы тарих. Безнең граффити белән шөгыльләнүнең беренче елларында Түбән Кама егетләре шәһәр үзәгендә ясыйлар иде. Аннары Илсур Метшин Мәскәүдән рәссамнарны чакыруы безнең өчен тарихка кереп алды, чөнки 2001 елда мондый граффити рәсемнәрне әле күп җирдә күреп булмый иде. Ул вакытта интернет та юньләп юк иде. Шуңа күрә алар башкарган инсталяцияләр шаккатырды. Кайбер катнашучылар быел да Казанга килде. Ул вакытта без акбур һәм күмер белән ясый идек, чөнки балон белән буяу табу авыр иде. Автолаклар белән дә ясаганыбыз булды.

Бүгенге көндә барыбыз да Казанда яшибез. Буяулар табу да җиңел, шуңа күрә мондый фестиваль оештыру урынлы дип уйлыйбыз. Казан дөньяның иң яхшы рәссамнарын кабул итә. Кемдер үз эшләрен быел тәмамлый, әмма ахырына җиткереп бетермичә беркем дә китмәячәк. Ә бүген бушрак рәссамнар иҗат серләрен халык белән уртаклаша.

– Түбән Кама – яшь шәһәр, ләкин Казан бөтенләй башка бит. Башкалага мең яшь. Борынгы шәһәр урамнарында мондый заманча иҗат урынлы дип уйлыйсыңмы?

Граффити осталары мастер-класс күрсәтә
Граффити осталары мастер-класс күрсәтә
– Әлбәттә, урынлы. Казан мәйданында мондый юнәлеш сирәк. Чарада катнашучылар да башкаланы ике төрле дип билгеләп үтә. Алар фикеренчә, шәһәрдә ике тормыш бара: яшьләр һәм өлкәннәр тормышы. Мәсәлән, Мәскәүдә яшәүче Казан егете Саша Swam бу вазгыятьне бик яхшы белә. Ул шәһәрнең күзгә күренми торган үзенчәлекләрен граффити аша халыкка күрсәтмәкче. Мисал өчен, тугыз катлы бинада зур рәсем ясау Русиядә булмаган хәл. Бәлки шуның аша шәһәрнең тарихын күрсәтү мәслихәттер.

– Казанның гади шәһәр түгел, аның яртысын татар-мөселманнар тәшкил иткәне катнашучыларга билгелеме? Берәрсе шамаил, гарәп каллиграфиясенә охшаш рәсемнәр ясап карамадымы?

Граффити осталары мастер-класс күрсәтә
Граффити осталары мастер-класс күрсәтә
– Монда төрле өслүбләр бар. Һәрбер рәссам үзенә ошаган юнәлешне алга сөрә. Cубъектив фикер йөртсәк, һәр рәсемдә үзенчәлек табып була. Чит илдә бу киң таралган. Мәсәлән, Мексикада дини рәсемнәр күп. Алар каллиграфия белән дә, аклы-каралы рәсемнәр белән дә мавыга. Ә Казан – зур шәһәр. Хәтта ислам илләреннән килгән кешеләр дә, мондагы бердәмлеккә шакката. Берьяктан карасаң, Казанда төрле юнәлешләрне үстерү өметле күренә.

– Киләсе елгы фестивальгә нинди планнар бар?

– Әлегә төгәл планнар юк. Дөресен генә әйткәндә, бу фестивальнең үтүенә шатланабыз, чөнки безнең хыял тормышка ашты. Күп кенә осталар белән аралашырга насыйп булды. Икенче елга карата уй-фикерләр бар, әлбәттә, ләкин алар хакында сөйләргә хәзер мәгънә юк.

Халыкка граффити күрсәтүне шактый кыю адым дип саныйм. Ә хәзер төп басымны яшь буынга ясарга кирәктер, чөнки өлкәннәр һәм яшьләр арасында зур бушлык бар, шул бушлыкны тутыру зарур дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG