Accessibility links

Норвегия премьер-министры: Брейвик илне үзгәртә алмады


Норвегия премьер-министры Йенс Столтенберг бер ел элек башкала Ослода хөкүмәт биналары урнашкан җирдә террор гамәле булган урынга венок салды. Шул ук көнне хакимияттәге эшчеләр фиркасенең Утойя утравындагы яшьләр җәйләвендә дә һөҗүм булган иде.

Фаҗигагә ел тулуга бөтен илдә чиркәүләрдә гыйбадәт кылалар, концертлар үткәрелә. Ослода матәм чарасында чыгыш ясап, Столтенберг, җинаятьче үтә уң экстремист Андерс Брейвикка, “Норвегия җәмгыятен үзгәртергә теләү тормышка ашмады” дип белдерде. “Кыйммәтләр алдында норвегияләр бедәмлекләре белән җавап бирде, халык җиңде, ә үтерүче җиңелде”, дип өстәде премьер-министр.

Террор гамәлендә 77 кеше корбан булды, 240тан артык кеше яраланды. Мәхкәмәдә Брейвик гаепле булуын тоймавын, үз гамәле белән Норвегия һәм Европаны хәзерге хакимиятләр хуплаган исламлашудан, мультикультурализмнан коткарырга теләвен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG